Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ шаһзадәсенең туе икътисадка файда китерәчәк


Британиянең Verdict исемле иң зур финанс тикшеренү төркеме, шаһзадә Вилльям белән аның күп еллык иптәше Кэйт Миддлтонның өйләнешүе Британия икътисадына 630 миллион фунт стерлинг (985 миллион доллар) китерәчәк, дип санап чыгарды.

Патша гаиләсендә туйны оештырганда мәҗлесләр өчен аш-су һәм шәрәп, сәяхәт һәм туризм өлкәләренә зур акчала керәчәк, дип фаразлана.

1998 елда машина казасында һәлак булган шаһбикә Диананың улы Вилльямның Шотландиядә бергә укыган Кэйт Миддлтон белән киләсе елга гаилә корачагы турындагы хәбәр бу атнада билгеле булды.

Британиядә Asda исемле зур кибетләр челтәре шунда ук бу вакыйгага багышланган махсус чокырлар сата башлады. Чокырның бәясе 5 фунт стерлинг (8 доллар).
XS
SM
MD
LG