Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин"да татарча белүче юк


“Рубин” такымы Панатинаикос белән уен алдыннан
“Рубин” такымы Панатинаикос белән уен алдыннан

"Рубин"ның төп уенчылары арасында татарлар юк. Берәр татар уенчысы килсә йә зур җиңү булса гына алар мөрәҗәгатьләренә татарча “Без булдырабыз!” дип өстәячәк.


“Рубин” такымының матбугат үзәге хезмәткәре Алексей Цыбин сүзләренчә, җанатарларга мөрәҗәгать ике көн эчендә эшләнгән. “Мондый фикер алдан ук бар иде, тик такымны җыеп сөйләтерлек вакыт булмады, менә мөһим уеннар алдыннан бу эшне эшләргә булдык”, диде Цыбин.

Алексей белдергәнчә, бу мөрәҗәгатьтән сәясәт ясарга кирәкми. Ул татарча сүзләрне ишетергә теләгән җанатарларны үзенчә тынычландырырга тырышты.

“Аңлыйсызмы, монда катнашучылар үз телләрендә сөйләде. Безнең төп уенчылар арасында татар кешесе юк, булса, әлбәттә әйтер иде”, ди ул. Төп уенчылар арасына татар кешесе килеп керүгә яңа мөрәҗәгать эшләячәкләрен, көчле җиңүләр булса, “Без булдырдык! Без булдырабыз!” кебек шигарьләрне дә кулланачакларын әйтте ул.



Спорт журналисты Радик Сабиров сүзләренчә, күпләр “Рубин”ны татар такымы буларак кабул итә.

“Мәскәүдәге журналистлар үзләре үк “татарская команда”, “татарский “Рубин”, “татарский “Ак барс” дип язалар, сөйлиләр. Андагы уенчыларның каян килүенә карамастан, Аргентина яки башка ил белән искә алмыйлар, нәкъ менә “татар” сүзе аларның хәтерендә кала. Әгәр уенчылар арасында татарча сөйләүче юк икән, такымның башка вәкилләрен кулланырга була. Мин анда татарча сөйли алырлык кешеләр барын беләм”, ди Сабиров.

Шулай да соңгы вакытта “Рубин” җитәкчелеге читтәге уеннарга татар журналистларын да чакыра башлаган.
XS
SM
MD
LG