Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

2011 елда иң кечкенә пенсия күләме 3992 сум булачак. Аны республикада 40 меңләп кеше алачак.

Казанның Мәскәү базары тирәсендә ни генә сатмыйлар. Җыелма өстәлләргә арзанлы аяк киемнәре дә, җиләк-җимеш тә, тәрәзә челтәрләре дә тезелгән. Бу рәсмиләшмәгән сәүдә базар эченә кергәнче үк башлана. Мәскәү базары тирәсендә җәяүле юлыннан үтәрмен димә.

Әз генә читтәрәк тә, базарга керештә дә, элекке заманнарда “Юность” дип аталган кибет тирәсендә дә инде пенсия яшенә күптән чыккан, 70-80нәрне ваклаучы әбиләрне дә күрергә мөмкин. Алар иртәнге 9 тулганда ук кәгазь әрҗәләрне бер-берсенә терәтеп куеп, өстенә сатыласы малларын тезә башлый.

Нина Голачкова
Бу көннәрдә Татарстанда Корбан ашлары булганга, барлык татар апалары да сатуга чыкмаган икән. Ә шулай да, гомумән алганда, сәүдәгә чыгучы апалар саны арта, дип белдерә монда басучылар.

Нина Голачкова. юньлерәк пенсия алу өчен гомум эшләгән елларыма әз генә җитмәде, дип белдерә. Аның пенсиясе – 3600 сум.

“Сатуга чыкмыйча, берничек тә яшәп булмый. 1 мең 600 сумны фатир өчен түләргә кирәк. Кулга 2 меңләбе генә кала. Монда чыгып та инде әллә ни зур акча керми. Шул ашарлык эшләсәк бик сөенәбез. Кием-салымнар күптән алган юк инде. Менә пәлтәмне дә туганнар үзләреннән калганны бирде, аягымда итегем дә шуларныкы”, ди Голачкова.

Мәскәү базары тирәсендә Корбан ашлары дәвам итүгә карамастан бер татар апасы да бар иде. Ул без хөкүмәткә бик ачулы, югарырак урындагылар үзләренә юньле пенсия күптән эшләп куйды, диде. Әнә кайбер илләрдә пенсионерлар газ өчен бөтенләй түләми икән, дип тә өстәде. Исемен белдерергә теләмәде.

Арзанлы юка оекбашлар, футболкалар, эчке күлмәкләр, аяк киеме олтаннары һәм баулары сатучы апалар саны арта икән. Бу хакта алар үзләре үк әйтте. Мәскәү базары тирәсендә 30лап карчык әнә шундый сәүдә белән шөгыльләнә.

Русиянең Татарстандагы пенсия вакыфы сүзчесе Станислав Голле әйтүенчә, республикада иң бәләкәй пенсия алучылар – 39 мең 370 кеше.

“Республикада эшләми торган пенсионерлар бар. Алар өстәмә социаль түләүләр белән бергә яшәү минимумыннан да азрак акча ала. Федераль канун нигезендә аларга яшәү минимумы булырлык өстәмә социаль түләү карала. 1нче гыйнвардан алар 3 мең 992 сум ала башлаячак”, ди Голле.

15 ноябрьдә Татарстан президенты “Пенсионерның яшәү минимумын билгеләү” канунын имзалады. Бу 3992 сумга 2011 елда тауарларның һәм хезмәт күрсәтүнең үсү бәяләре дә кергән.

Пенсионерлар гына түгел, ә гади халык та 2011 ел башын борчылып көтә. Чөнки фатир түләүләре тагын артачак дигән сүзләр күптән йөри. “Кибеттәге ризык бәяләренә килгәндә исә, нәрсәнең дә булса күтәрелмәгән ае юк”, ди пенсионерлар.

2010 елда Татарстанда минималь пенсиягә карап торганнар ай саен 3696 сум акча алды.

Республикада барлыгы 1 миллион 22 мең пенсия алучы кеше бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG