Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәгарифкә бирелгән акча татар мәктәпләренә җитәрме?


Казандагы бер мәктәптә дәрес бара
Казандагы бер мәктәптә дәрес бара

Казанның 2011 елгы бюджеты расланды. Казан мәгариф бүлегенә 6 миллиард сумга якын өлеш чыккан. Бу акча мәктәп кирәк-яраклары исеме астында балалардан акча җыюны туктатырмы?

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әлеге бюджетта мәгариф өлкәсендә яңача хезмәт хакы түләү системы да исәпкә алына. Шуңа күрә әлеге күләмгә бер дә күп дип аптырарга кирәкми.

“Безгә грантлар, мәктәп автобусларына акча җитеп бетми. Аннан соң яңа мәктәпләр, яңа балалар бакчаларын да ел ахырына кадәр файдалануга тапшырасы бар. Әйтик, быел 7 балалар бакчасы ачылачак”, ди Һадиуллин.

Илсур Һадиуллин, киләсе елда яңа татар мәктәпләрен төзү яисә булганнарын төзекләндерү юнәлешендә башкарылачак эшләр Казан мәгариф идарәсенә карамый, ди.

“Ул безнең бюджет аша түгел, республика аша карала. Аннан соң моның белән капиталь төзелеш идарәсе шөгыльләнә. Бу мәсьәлә безнең бюджетка кертелмәгән”, ди.

Ата-ана акчасы

Мәгариф идарәсе җитәкчесе бүген Казан шәһәрендәге мәктәпләрдә балаларына өстәмә белем бирергә теләгән ата-аналардан күпмедер күләмдә акча җыюларын таный.

“Әйтергә кирәк, өстәмә белем бирү мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хәзерге вакытта башкарыла. Мәҗбүри рәвештә түгел. Ә инде мәктәпләрне төзекләндерү, ремонт эшләре алып бару яисә әти-әниләр белән килешенмәгән чыгымнар барлыкка китереп, шул чыгымнарны каплау өчен ата-аналарны мәҗбүри рәвештә җәлеп итү, алардан мәҗбүри рәвештә акча түләтү катгый рәвештә тыела.

Әгәр әти-әниләр хәйрия вакыфлары аша мәктәпләргә үз теләкләре белән ярдәм итәргә телиләр икән, шул очракта гына бу эшне канун нигезендә алып барырга кирәк. Ә мәҗбүри рәвештә укучыларның көндәлекләренә язып, шуның хәтле акча сорыйбыз дип әйтү канун бозу булып санала”, ди Һадиуллин.

Казан хокук яклаучылар үзәге матбугат бүлеге җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, 32 мәктәптә канунсыз акча җыю очрагы ачыкланган. Бу мәктәпләрнең 27се – башкала мәктәпләре.

“Минемчә, ата-аналар үз исем-фамилияләрен әйтергә курыкмаган булсалар, хокук бозылган мәктәпләр саны тагын да күбрәк булыр иде”, ди Мөхәммәтҗанов.

Бу исемлектә шул исәптән 19нчы гимназия дә телгә алынган. Прокуратура мәгълүматларына караганда, 2009 елның икенче яртысында бу гимназиядәге хәйрия фондына ата-аналардан 5 млн сумнан артыграк акча җыелган.

Әмма бу акчалар хәтта мәктәпне төзекләндерү өчен яисә бинаны саклау өчен генә булса да тотылмаган, ә укытучыларга өстәмә түләү, мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре, спорт секциясе тренерларына түләү өчен тотылган.

Прокуратура вәкилләре сүзләренчә, моның өчен мәктәп администрациясе ата-аналардан рөхсәт алмаган.
XS
SM
MD
LG