Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылык елгаларны сакларга өйрәтә


Быелгы корылык елгаларның һәм эчәр суларның чисталыгы мәсьәләсен кискенләштереп җибәрде. Еллар буе хәл ителмәгән проблемнар куркыныч дәрәҗәгә җитеп килә.

Бу хакта чәршәмбе көнне Дәүләт Шурасы бинасында узган Экология мәсьәләләрен багучы парламент комитеты һәм авыл хуҗалыгы үсеше програмының үтәлешен тикшерүче комиссия утырышында сүз барды. Бу җыенда шулай ук сулыкларны күзәтүче, аларның чисталыгы өчен җаваплы дәүләт оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Барлык чыгыш ясаучылар елга, күлләрнең кибеп баруы һәм андагы суларның торышы куркыныч дәрәҗәгә җитеп килүе турындагы фикерне кабатлады. Элегрәк булган җыелышларда Идел елгасындагы, Куйбышев сусаклагычында су биеклегенең нык кына төшүе турында әйтелде. Суның 49 метрга кадәр төшүе куркыныч санала икән.

Парламенттагы утырышта хәзерге вакытта су 48 метр дәрәҗәсенә төшкән диелде. Бу табигый су тыюлыкларының кибү, балыкларның бетү, күперләрнең ишелү куркынычы, нефть һәм газ торбаүткәргечләренең шартлау, елга төпләрендә яткан авыр металларның тузаны тирә-якка таралу ихтималы белән яный икән. Бу хакта галимнәр әйтеп килә, әмма түрәләр килешми.

Чәршәмбе көнне парламентта булган утырышта куркыныч дип саналган дәрәҗәнең 45,5 метр биеклегендә булуы турында әйтелде. Түбән Идел бассейннары су идарәсенең Татарстандагы җаваплы бүлек башлыгы Илһам Шаяхмәтов, Куйбышев сусаклагычындагы су-электр станцияләре 45,5 метр дәрәҗәсендә дә эшли ала, дип белдерде.

Елгаларны тулыландырып торучы яңгырлар, карлар булмау сәбәпле Идел суы торган саен пычрана бара. Җыелыштагы чыгышлардан аңлашылганча, сәнәгать ширкәтләре элеккечә тиешле дәрәҗәдә чистартылмаган суларын Иделгә агыза, Казан урамнарында һәр яңгырдан соң барлыкка килә торган ташкын да турыдан-туры Иделгә агызыла, су буйларында чүплекләр оештыралар.

Бу мәсьәлә еллар буена куера һәм еллар буе хәл ителми, диелде җыелышта. Быелгы корылыктан соң, әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы сүзләр аеруча актуаль яңгырый.

Пычрак суны чистартыр өчен күбрәк хлор һәм башка химик матдәләрне кулланалар, бу үз чиратында халыкның сәламәтлегенә дә зыян сала, дип сөйләде Татарстандагы "Роспотребнадзор" оешмасы башлыгы урынбасары Наилә Фәтхуллина.

Киләсе ел да шундый коры булса, куркыныч нәтиҗәләр күрербез әле, дип тә кисәтте ул.

Эчәр суның сыйфаты хөкүмәт дәрәҗәсендә бүгенге көннең иң кискен проблемы дип аталды. Республикада суга булган ихтыяҗ 80%ка Идел һәм башка елгалар хисабына каплана икән.

Инде Казан шәһәр хакимияте дә Иделдән ары башка чыганаклардан эчәр суны алу турында уйлана башлады. Әлегә су белән тәэмин итүдә бернинди проблемнар юк, диде шәһәр башлыгы урынбасары Рамил Муллин. Әмма су биеклеге кинәт төшеп китсә, кыенлыклар туарга мөмкин. Ул вакытта Казан өчен Столбище бистәсендәге сусаклагыч ярдәм итә алыр иде. Әлегә аны киләчәк өчен саклыйлар.

Әмма елга, күлләр генә түгел, җир асты сулары да пычрана икән. Парламентта каралган комиссия утырышы өчен әзерләнгән кәгазьләрдә әйтелгәнчә, җир асты суының пычрануы бигрәк тә нефть чималы чыгарылган районнарда күзәтелә икән.

Парламент утырышында катнашкан түрәләр әйткәнчә, елгаларда сулар язын да артмаска мөмкин. Чөнки карлар яуган очракта да, алар дымга сусаган җиргә сеңеп калачак, дип фаразлый белгечләр.

Бар түрәләр, куркыныч янавын таныса да, күреләсе чаралар арасында әлегә күзәтү оештырырга, җаваплы дәүләт оешмалары арасында координацияне арттырырга, кануннарга төзәтмәләр әзерләргә генә тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG