Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Быелгы уку елы башланыр алдыннан Омскиның аз укучылы авыл мәктәпләренә ябылу куркынычы янавы хакында хәбәр ителгән иде. Бүгенге көндә мәктәпләр ни хәлдә, татар авыллары ничек яши?

Сүзебезне өлкә үзәгеннән 200 чакрым ераклыкта булган Большеречье районыннан башлыйбыз. Бу районның Криводаново авылында башлангыч мәктәп эшли иде. Әмма анда беренче сыйныфтан өченчегә кадәр өч кенә бала укуы сәбәпле, район җитәкчелеге быел мәктәпне ябарга, ә балаларны күрше авылга йөртеп укытырга дигән карар кабул иткән иде.

Криводаново мәктәбе ябылган

Район үзәгеннән 11 чакрым ераклыкта булган Криводаново авылына юл тотабыз. Анда безне өченче сыйныф укучысы Айдар Искәндәровның әнисе Рита ханым каршылады һәм авылдагы хәлләр белән таныштырды.

Айдар Искәндәров
“Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк тә, безнең авылда мәктәпне яптылар. Улым хәзер өченче сыйныфка 13 чакрым ераклыктагы Краснояр авылына йөри. Иртән тугызынчы яртыда мәктәп автобусы белән килеп алалар, төштән соң, сәгать өчтә китереп куялар. Быел көз җылы торды, шуңа күрә юл авырлыклары әле булмады”, диде Рита ханым.

Аңлашыла ки, әти-әниләрнең балаларын ерак авылга йөртеп укытасылары килми. Бу хәл белән килешмәсәләр дә, алар мәктәп ябылуга каршы тора алмаган.

Рита ханым яңа урында баласының белем дәрәҗәсе түбәнәер дип борчылган. Әмма борчылуы юкка булган, Айдар беренче чирекне, авылдагы кебек, 4-5 билгеләренә генә тәмамлаган.

Балаларга яңа мәктәптә уку ошый

Балалар яңа мәктәптә укуның уңай якларын да тапкан. Айдар: “Анда балалар күп, укытучылар да. Безгә төрле фәннән төрле укытучылар керә, уку кызыграк була башлады”, ди.

Катнаш гаиләдә үскән Артем Парфенов та, белем билгеләре бераз түбәнәюгә карамастан, Краснояр мәктәбендә укуыннан канәгать. Аңа да мәктәптә укучыларның күп булуы ошый.

Гөлфирә ханым улы Артем белән
Артемның әнисе Гөлфирә ханым да яңа мәктәптә укуның уңай якларын күрергә тырыша. “Әмма проблемалар да бар,” ди ул.

Авыл мәктәбендә балалар икенче сыйныфтан алман теле өйрәнә башлаган булган. Краснояр мәктәбендә инглиз теле укытыла икән. Хәзер Артем белән Айдарга, сыйныфташларыннан бер елга соңга калып, инглиз телен өйрәнә башларга туры килгән.

“Без балаларга ярдәм итә алмыйбыз. Чөнки үзебез инглиз телен белмибез. Балалар, автобуста йөргәч, өстәмә дәресләргә дә кала алмыйлар. Әлегә бу безнең өчен зур проблема булып тора”, ди Гөлфирә ханым.

Илчебагада мәктәп сакланган

Яңа уку елы башланыр алдыннан өлкә үзәгеннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан Усть-Ишем районының Илчебага авылында да мәктәп ябылу проблемасы кабыргасы белән килеп баскан иде. Монда мәктәп балалар аз булудан түгел, ә бина тузган һәм санитария шартларына туры килмәү сәбәпле ябылырга тиеш иде. “Азатлык” радиосы авыл халкының һәм ата-аналарның мәктәпне саклап калу өчен көрәшүләре хакында да хәбәр иткән иде.

Бу авылда мәктәп ябылганмы, әллә эшләп торамы? Бу сорауларны, телефон аша элемтәгә кереп, авыл активисты, клуб мөдире Миңнегөл Мәчитова алдында кую мөмкинлеге туды. Һәм ни сөенеч, ул авыл мәктәбенең эшләп торуы турында сөйләде.

“Ата-аналар район җитәкчелегеннән мәктәпне саклап калуда ярдәм сорадылар, халык көче белән күрсәтелгән кимчелекләрне бетерергә вәгъдә бирделәр. Халыктан акча җыеп, мәктәпне төзекләндерделәр, ашханәне мәктәп бинасына күчерделәр. Хәзер мәктәптә электр чыбыкларын алыштыру эшләре бара”, диде Миңнегөл ханым.

Миннегөл ханым мәктәпнең мөдирсез эшләве турында да әйтте. “Элекке мөдир Наил Ганеев хәзер завуч булып эшли. Безнең мәктәп Ярково авылы мәктәбенең бүлекчәсе булып санала”, диде.

Шулай итеп, халык тырышлыгы белән быел Илчебага авылында мәктәп ябылмый калган. Анда 50 бала укый. Алдагы елда мәктәпнең язмышы нинди булыр, әлегә әйтүе кыен.

Мәктәпләр ябылу дәвам итә

“Комсомольская правда” газетасының 14 ноябрьдә чыккан Омски өлкәсе кушымтасында журналист Светлана Ромашованың “Омских учителей ожидает повышение зарплаты” дигән мәкаләсе басылган. Әлеге мәкаләдә өлкә башлыгының “Губернатор сәгате” дигән туры эфирда барган тапшыруда “Бер генә укучы булса да, мәктәп яшәргә тиеш”, дип әйткән сүзләре китерелгән. Әмма җитәкченең шулай әйтүенә карамастан, Омски ягында балалар саны аз булган мәктәпләр ябылу дәвам итә.

Колосовка районының Кугытау авылында да 5-6 гына бала булу сәбәпле, уку елы башланыр алдыннан мәктәпне япканнар. Дөрес, мәктәп ябыла дигән хәбәр таралгач, татар үзәге активистлары район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, мәктәпне саклап калырга тырышканнар. Әмма аларга ата-аналар ризалык биргән гаризалар күрсәткәннәр. “Аңа каршы без бер ни дә эшли алмадык”, ди әлеге районның татар мәдәният үзәге рәисе Әкрәм Әмиров.

Мәктәп бинасын ничек саклап калырга?

Авыл халкы, мәктәпләрне саклап кала алмагач, мәктәп урнашкан биналарны булса да саклап калырга тырыша. Югыйсә, яшерен түгел, авыл җирендә хуҗасыз калган йорт, кыска вакыт эчендә таланып, юкка чыга. Кугытау авылында да халык, мәктәп бинасын клуб итеп калдыруларын сорап, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Әлегә бу сорауга җавап алынмаган.

Түскимәдә клуб ачылу тантанасы
Колосовка районының Түскимә авылында моңарчы клуб юк иде. Узган гасырның 80нче елларында клуб бинасы тузып, яраксыз хәлгә килгәч, ябылган булган. Клублары булмаса да, халык мәдәни тормыштан артта калмаган: төрле бәйрәмнәр оештырган, концертлар куйган һәм башка төрле чаралар үткәргән. Чаралар барсы да мәктәптә барган.

Корбан бәйрәме алдыннан район һәм авыл хакимияте җитәкчелеге уңай гамәле белән халыкны сөендерде: мәктәпнең ике бүлмәсен төзекләндереп, клуб итеп ачты. Шулай итеп, Түскимә авылында хәзер мәктәп тә, клуб та бар.

Мәктәп артыннан клуб та ябыла

Большеречье районының Криводаново авылында, алдан әйткәнебезчә, быел мәктәп ябылды. Биредә дә авыл җитәкчелеге бинаны саклап калырга тырышкан, мәктәп бинасында китапханә урнаштырган. Әмма китап укучылар хәзер юк дәрәҗәдә булу сәбәпле, китапханәнең озын гомерле булуына ышаныч юк диярлек.

Криводаново халкын әле яңа елдан тагын бер күңелсезлек көтә. Бу хакта авылда яшәүче Фагилә Искәндәрова сөйләде.

“Авыл хакимияте башлыгы безгә яңа ел кичәсен кызыклы һәм матур итеп үткәрергә киңәш итте. Чөнки 1 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да сезнең авыл клубы ябылачак, диде. Клуб безнең бердәнбер җыела һәм ял итә торган урыныбыз иде. Кунакка кайткан яшьләр дә анда дискәтүкләргә йөри иде. Клуб булмаса, яшьләргә кайда җыелырга? Берәр өйгә кереп, сыра эчеп утырырга гына кала инде”- диде.

Фагилә ханымның кызы Диана да, югары уку йортын тәмамлагач, авылга кайтырга җыенмый. “Биредә эш тә, перспектива да юк”, ди.

Яшьләр кайтмый, картлар китми

Аннары Фагилә ханым яшьләрнең авылда калмавы, авылның картаюы һәм таркалуы өчен борчылуын белдерде.

“Безнең авылда элек 200дән артык хуҗалык иде. Хәзер 48ләп кенә йорт калды. Авылда эш юк. Яшьләр шәһәргә китеп бетте, балалар үстерергә кирәк. Авылда пенсионерлар һәм барыр җирләре булмаган, яки булдыксыз кешеләр генә калып бара. Авылга яшьләр кайтмый, картлар китми”, диде “Фагилә Искәндәрова.

Криводаново авылы күренеше

XS
SM
MD
LG