Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Беларуста президентлыкка намзәтләрне теркәү башланды


18 ноябрь Минскида Беларус президенты сайлавында катнашырга теләгән намзәтләрне теркәү башланды. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Лидия Ермошина сүзләренә караганда, гаризалар тапшырган 11 кешенең теркәлү ихтималы зур.

Теркәлүгә намзәтләрнең килүе шарт түгел. Бу эш сайлау комиссия утырышында башкарыла ала.

19 декабрь үтәчәк сайлауда катнашырга 11 кеше теләк белдерде.

1. Президент А.Лукашенко
2. Беларус халык фронты рәисе урынбасары Г.Костусев
3. “Модернизация өчен” берлек рәисе А.Михалевич
4. “Дөресен сөйлә” хәрәкәте җитәкчесе В.Некляев
5. Ватандашларның берләшкән фиркасеннән Я.Романчук
6. “Беларус христиан демократик” партиясе рәистәше В.Рымашевский
7. “Европа Беларусе” хәрәкәте башлыгы А.Санников
8. Социал-демократлар (Народная Грамада) башлыгы Н.Статкевич
9. Икътисадчы В.Терещенко
10. “Тривиум” нәшрияты башлыгы Д.Усс
11. Эшкуар В. Провальский

Эшкуар Провальский намзәт буларак теркәлә алмас, дип фаразлана. Аны яклап 100 мең имза җыелмаган.

Беларуста беренче тапкыр намзәлтләр телевидениедә бәхәсләрдә катнашачак. Чыгышлар 22 ноябрь – 3 декабрь булачак.

XS
SM
MD
LG