Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә мәхкәмә утырышы кичектерелде


Бишкәктә апрель аенда 80ләп кешенең үлеменә китергән тәртипсезлекләрне оештыручыларны хөкем итү эше 22 ноябрь дәвам итәчәк.

Кыргызстанның югары мәхкәмәсе хәбәр итүенчә, тыңлаулар вакытында тәртип һәм адвокатларның иминлеген саклау өчен өстәмә чаралар күрелүе кирәк.

Мәхкәмәнең кичәге утырышында зыян күргән кешеләрнең туганнары адвокатларга һөҗүмнәр белән янады.

Тыныч кешеләрне үтерүдә югары дәрәҗәдәге 28 рәсми гаепләнә. Аларның алтысы – шул санда элекке президент Корманбәк Бакыев – чит илдә.
XS
SM
MD
LG