Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Бүген интернет – сәяси коралмы? Интернет аша түрәләргә “ишек шаку”ның ярдәме бармы? Түрәләр белән интерактив фикер алышуның эчкерсезлегенә ни дәрәҗәдә ышанырга?

“Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире урынбасары, vatantat.ru сәхифәсен оештыручы кешеләрнең берсе Илдар Миргалимов белән әңгәмә корабыз.

Илдар, интернет бүген сәяси коралмы?

Сәяси максатларга ирешү өчен интернетны кулланучылар шактый. Узган елны, Эчке эшләр министрлыгы үзенең имиджын яхшырту өчен блогларга яхшы комментарлар урнаштыру белән мәшгуль, дигән хәбәр чыкты. Соңрак әлеге министрлык бу мәгълүматны кире какты. Ләкин бу хәбәрдә ниндидер симптом күрергә мөмкин.

Минемчә, соңгы 2-3 ел эчендә блоглар әһәмияткә ия була башлады. Аларны укучылар саны да һәрьел арта бара. Сәяси максатларга ирешү өчен блогларны кулланучылар саны байтак. Әмма әлегә аны көчле, масштаблы корал дип әйтеп булмый. Бу Русиядә интернетның ни дәрәҗәдә таралуына бәйле. Хәзер аны яралгы халәтендә дип әйтергә була. Алга таба аның әһәмияте арта барачак. Бәлки, матбугатка караганда да, сәяси көрәштә зуррак урын алыр, дип уйлыйм.

Сәяси максат дигәндә мин, беренче чиратта, сайлауалды чорны күз алдында тотам. Бу өлкәдә интернет көчлеме?

Миңа калса, монда интернет кулланучылар катламын аерып карарга кирәк. Хәзер интернеттан күбесенчә 40 яшькә кадәрге кешеләр файдалана. Минемчә аларның фикерен, сәяси карашларын интернет кына үзгәртә алмый. Интернет аларга фикер алышу, чаралар уздыру өчен ярдәмче булып тора. Интернетны бер-берсенә капма-каршы фикердә булган төркемнәр дә куллана.

Сайлауалды кампанияләре вакытында интернетта җанлану күренәме?

Монда күбесенчә матбугатта инде басылган мәгълүмат эленә. Менә сайлау алдыннан ниндидер җыен булды, компромат чыкты, ди. Бу компроматны кулланучылар аны телевидениедән күрсәтергә тырышачак. Ә ТВда булган әйбер, иртәме-соңмы, интернетка керәчәк. ТВда бу вакыйга турында фикер алышып булмый икән, интернетта рәхәтләнеп языш. Язышкач, вакыйганың әһәмияте бермә-бер арта. Ләкин әлегә Татарстанда мин әйтеп үткән хәлләр күзәтелми.

Интернет – ул интерактив аралашу. Монда ике якны да тыңларга мөмкинлек бар. Синеңчә, аноним комментарга җитди караргамы?

Җитди карарга кирәк, минемчә. Аноним булуының бер плюсы – кеше курыкмыйча яза. Куркып, нидер яшереп, ялагайланып түгел. Түрә, җитәкче кеше сайлау вакытында, билгеле ки, өлкән яшьтәгеләргә йөз тота. Ләкин киләчәкне кайгырткан очракта, ул яшьләрне дә уйларга тиеш. Һәм интернетны да читләтеп узмаска. Кайбер сайтлар матбугатка караганда да зуррак әһәмияткә ия бит. Нишләп әле аның белән эш итмәскә?

Кайбер тоталитар илләрдә интернет-ресурсларны чикләү бар. Берничә ай элек Русиянең бер көнчыгыш төбәгендә дә мондый очрак булды. Сәяси яктан ошамаган кайбер ресурсларны ябып куйдылар. Бу нәрсәгә китерә?

Ничә кеше – шуның кадәр фикер. Түрәләр ачык рәвештә фикер белдерүне тыярга мөмкин. Ләкин халык барыбер үз фикерен әйтүнең башка чарасын эзләячәк. Мәсәлән, урамга чыгып пикет, йә митинг оештырырга мөмкин. Минемчә, хакимият акыллы эш итә икән, халыкка үз фикерен җиткерү ысулын калдырачак.

Блоггерларны хәзер бишенче хакимият, диләр. Килешәсеңме моның белән?

Аларны бишенче хакимият дип атарга әле иртәдер. Матбугатны да дүртенче хакимият дип булмый әле. Мәскәүдә, Питербурда блоглар белән күп мавыгалар. Ләкин Русиянең күп төбәкләрдән торучы ил икәнен истә тотарга кирәк. Күпчелек халык “блог” сүзенең ни икәнен аңламый да! Шулай да блоглардан башка матбугат чарасына үтеп кереп, шау-шу куптарган очраклар бар.

Блоггерларга еш кына хөҗүм дә итәләр. Мәсәлән, “Коммерсантъ” газеты хезмәткәре Кашин да блоглары өчен зыян күргән дигән караш бар. Үзенең фикерен ачыктан-ачык әйткән блоггерларга бүген куркыныч яныймы?

Үз фикерен әйтүче теләсә кемгә шул ук дәрәҗәдә куркыныч яный. Матбугатта, ТВда, урамда булуына карамастан. Шуңа блоггерлыкка түгел, ә илебездә үзгә фикереңне әйтү куркынычлыгына кайтып карарга кирәк.

Хәзер шундый мода китте – хакимияттәгеләр яңа канун кабул итү алдыннан халык белән интернетта фикер алышу уздыра. Кемдер моны күз буяу дип саный. Син ничек уйлыйсың?

Әйтүемчә, интернет белән бөтен җитәкчеләр дә исәпләшергә тиеш. Бу бәлки, кайвакыт чыннан да күз буяу өчен ясаладыр. Ләкин тора бара интернетта фикер алышулар артыр дип уйлыйм.

Татарстанда сәяси интернет ни хәлдә?

Аны икегә бүлеп карарга була: татарчага һәм урысчага. Икенчесенә килгәндә, ул Русиянекенә охшаш. Ә татарчасына килгәндә, республикабызда берничә шундый татар сайты бар. Ләкин аларны җитди кабул итеп, республикада татар сәяси интернеты бар дип әйтеп булмый. Әле бездә интернетны күбрәк аралашу, күңел ачу өчен генә кулланалар. Сәяси интернет булсын дисәң, бу эшне белемле, компетентлы кешеләргә тапшырырга кирәк.

XS
SM
MD
LG