Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән Мөнир Шакиров үзе сыманнарга сүз белән генә булса да ярдәм кулы суза.

Әгәр моннан 2 еллар чамасы элек Татарстан мәгълүмат чаралары Мөниргә игътибар итмәгән булса, кем белә, бәлки аның көнкүреше элеккечә калган булыр иде.

Хәзерге вакытта Мөнир, булдыра алганча, концертларга да йөри икән. Ул үз районнарында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хөрмәт белән карауларына сөенә, әмма бөтен җирдә дә алай булмавына борчыла. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашканда, алар җәмгыятьнең үзләренә артык кашык итебрәк каравын сөйлиләр икән.
Хыялым – Фәнис Яруллин белән очрашу.

“Элек концертларга йөрергә бик ояла идем. Кеше әйтер төсле – нәрсәгә инде аңа, өендә генә утырсын, диярләр кебек. Әмма бездә мөмкинлекләре чикләнгән кешегә дә кеше итеп карыйлар. Бәлки бу безнең районда гына шулайдыр.

Тулаем алып караганда, җәмгыятьтә физик яктан мөмкинлеге чикле кешегә ихтирам-хөрмәт белән карамыйлар. Бу минем генә фикерем түгел, танышларым-дусларым да шулай дип сөйли. Салкын караш сизелә”, ди Шакиров.

Билгеле булганча, әлегә кадәр мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кибетләрнең барысында да керү юллары ясалмаган. Күпләрнең Мөнирнеке шикелле машинасы да, махсус арбасы да юк.

Ә Мөнир үзе кебекләргә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төшенкелеккә бирелмичә яшәргә өйрәтергә тели ул.

“Алар белән күбрәк телефон аша сөйләшәм. Чынлап та, бар шундыйлар – җәмгыятькә дә үпкәләп яшиләр, үз проблемнарын үз эчләренә биклиләр. Һәрберсенең психологиясен яхшы беләм. Бер үк сүзне бөтенесенә дә әйтә алмаганымны яхшы аңлыйм. Шулай да аларга тәэсир итү бик авыр. Төшенкелеккә бирелмәскә әйдәп карыйм, үземчә киңәш бирергә тырышам”, ди Шакиров.

Бер сюжетның ярдәме

“Яңа гасыр” телеканалында Мөнир турында сюжет күрсәтелгәндә, ул машина йөртү, машиналы булу хыялы турында сөйләгән. Сюжет күрсәтелгәннең икенче көнендә республикадагы исемле, дәрәҗәле кешеләрнең берсе шалтыратып, ярдәм итәргә теләве турында әйткән. Озак та үтми, Мөнир машиналы булган. Ә Казанга килеп автомәктәптә укырга аңа район хакимияте ярдәм иткән.

Быелгы язда Мөнир үзе машина йөртә башлаган. Кирәк-яракка районга да бара, күрше авылларга да йөри икән.

Әмма мөмкинлекләре чикләнгән бу егет бүген эшләргә тели.

“Казанга күчәсе килә, авылда перспектива юк. Минем кебек кешегә аеруча авыр. Миңа хәзер эш кирәк. Казанда кайбер агентлыклар эшкә алырга да әзер, әмма алар янына барырга, шунда килергә кирәк. Моның өчен Казанда фатирым юк. Хәзер төп проблемым шул”, ди Мөнир.

Бу егет үзен спортта да сынап карамакчы. Махсус чаңгы ясатып, ярышларда катнашырга исәбе.

“Мине белгән кешеләр спортта да уңышка ирешә алыр идең, диләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт ярышлары уза бит. Миңа чаңгы ярышларында катнашырга тәкъдим иттеләр. Бу – минем зур хыялым инде. Яңа елларда шушы юнәлештә шөгыльләнергә хыялым бар. Махсус чаңгы ясала инде”, дип сөйли Шакиров.

Мөнир әле хикәяләр дә яза

“Мине мөмкинлеге чикле дип тормагыз, иҗатчы буларак бәя бирегез, дип сорыйм. Татар әдәбиятына, иҗатчыларына күбрәк игътибар бирелсен иде, дип телим. Миңа калса, бүген тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми әле. Гонорар мәсьәләсендә дә шулай. Минемчә, иҗатчыларның мескенләнеп йөрүләре дөрес түгел”, ди Шакиров.

"Иделем акчарлагы"нда Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу

Иҗат итә башлаган вакытта, Фәнис Яруллин китабын алып укыган Мөнир. Хыялы – Фәнис Яруллин белән очрашу.

Мөнир “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә катнашты. Ул биредә проза өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнде. Шунда “Идел” яшьләр үзәге Фәнис Яруллин белән очрашу оештырырга сүз бирде.

Район газетында Мөнир турында язма басылгач, район хакимияте тарафыннан компьютер һәм интернетка тоташу мөмкинлеге бирелгән. Ул иҗат җимешләрен компьютерда саклый, интернет аша аралаша, дуслар таба башлаган.

Интернетта татар сайтларын карап барырга тырыша, “Азатлык”ны да күзәтә икән Мөнир.

“Азатлык” радиосын элек ишетеп кенә белә, ә шундый бай сайты бар дип белми идем. Мин анда 2008 елда беренче тапкыр кереп карадым. Мәгълүмат искиткеч икән анда. Хәзер атнага бер булса да керергә тырышам”, ди ул.

“Сандалилар киеп йөргәнемне хәтерлим”


Мөнир – 26 яшьлек егет. 3 яшенә кадәр үз аяклары белән йөргән, әмма көндәлек тормышта егылып имгәнү аркасында, аяксыз калган ул. 6 яшендә 7 ай шифаханәдә яткан, 3-4 операция кичергән. Әмма нәтиҗәсе генә булмаган.

“3 яшьләргә кадәр йөргәнемне төгәл беләм. 3 көпчәкле велосипедта йөргәнемне, сандалилар киеп, әни белән кибеткә төшкәнемне дә хәтерлим”, ди Мөнир.

Мөнирнең сүзләренчә, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән. Монда аңа авылдашлары да ярдәм иткән.

“Авылдаш малайларның ярдәме дә зур булгандыр инде. Алар килә, комлыкларда уйный идек. Төшенкелеккә бирелмәвемдә аларның да өлеше зур булгандыр”, дип сөйли егет.

Бүген ул авылда әнисе һәм абыйсы белән яши. Телевизордан аның турында сюжет күрсәтелгәч, бик күп хатлар килгән, танышырга-дуслашырга теләүчеләр булган, бер кыз мәхәббәтен дә аңлаткан хәтта.

Мөнир Шакиров, мөмкинлекләре чикләнгән булса да, актив тормыш алып бара. Моның өчен аңа үзенең төшенкелеккә бирелмәве һәм матбугат чаралары ярдәм иткән. Җәмгыятьтә мондый кешеләргә карата битарафлык яисә салкын караш бар. Әмма ярдәм итүчеләр һәм ярдәм итәргә теләүчеләр дә юк түгел.

Шулай да мондый ярдәмне алу өчен бездә башта, Мөнир кебек, матбугат чаралары аша җәмгыятьнең үзаңын уятырга кирәктер, мөгаен.

Татарстан порталы хәбәр итүенчә, республикадагы 8,7% халыкның мөмкинлекләре чикләнгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG