Accessibility links

Татарстан президенты Калифорниягә технология үзәгенә бара


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген АКШның Калифорния штатына оча. Андагы Silicon үзәнлегендәге мәгълүмат үзәгендә президент җитәкчелегендәге Татарстан вәкилчелегенең технолонияләр дөньясындагы иң зур ширкәт вәкилләре белән очрашулары каралган.

Татарстан президенты алдыннан Калифорниягә аның ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов, кече вә урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, шулай ук Казанның югары уку йортлары вәкилләре киткән иде.

Алар Татарстанның мөмкинлекләрен танытачак.

Октябрь аенда Silicon үзәнлегендәге ширкәт вәкилләре Казанда булып Татарстан белән кызыксынуларын белдергән иде.

Миңнехановның Калифорниягә сәфәре 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG