Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Tatar Music Awards" бәйгесе башланды


Иң танылган татар дискәтүкләренең берсе
Иң танылган татар дискәтүкләренең берсе

Бу көннәрдә “Tatar Music Awards” премиясе номинантларына тавыш бирү башланды. 100гә якын яшьләр 18 номинациядә көч сынаша. Көрәш кызу булырга охшаган.

Әлеге клуб фестиваленә охшаш чараларны рус һәм чит ил шоу-бизнес вәкилләре еш үткәрә. Татарлар арасында бу әле киң таралыш алмаган. Инде шул бушлыкны тутыру максатыннан булса кирәк, “Барс-Медиа” продюссерлык үзәге “Tatar Music Awards” шоу-тамашасын үткәрә.

Бу фестивальнең максаты – татарча яшьләр музыкасы хәрәкәтен үстерү, дип белдерә “Барс-Медиа” матбугат үзәге. Бу чараның беренчесе 2009 елда үтә, анда беренче тапкыр яшьләр өчен иҗат итүче җырчыларны, авторларны бүләклиләр.

Ленар Сәйфиев


Соңгы фестивальдә “Барс-Медиа” продюссерлык үзәгендә булган кешеләр генә катнашкан иде, быел ирекле иҗат итүче яшьләр дә номинантлар исемлегенә кергән. Интернет кулланучылар аларның җиңүчеләр рәтенә керүләренә шикләнеп карый. Ләкин шуңа да карамастан тавыш бирү бара, ул SMS-тавыш бирү рәвешендә эшләнгән.

“Tatar Music Awards”ның җиңүчеләре 9 декабрьдә “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә билгеле булачак.

Әлеге фестивальдә катнашучыларга тавыш бирү тәртибен “Tamasha.ru”, “Tatarradio.ru”, “Vkontakte”(ТМА төркеме) интернет битләрендә күрергә була.

“Tatar Music Awards” премиясе номинантлары (аларның күбесе “Азатлык”ның “Кызган таба” тапшыруында кунак булган иде):

1. “Иң яхшы җыр”

- “Яшьлек тавышы” Мөнир Рахмаев;
- “Елама” Ленар Сәйфиев;
- “Аңла йөрәгемне” Илназ Баһ;
- “Әй, чибәрем” Илнур-Айрат;
- “Синең карашың” Ләйсән Гыймаева.

2. “Ел ачышы”

Илвина, Салават Миңнеханов


- Вероника Кузнецова;
- Алинә Бәширова;
- Гөлназ Солтанова;
- Сылу;
- Эльвира Титова.

3. “Иң яхшы рингтон”

- “Әллә миңа рәхәт дисеңме син?” Иркә;
- “Аңла йөрәгемне” Илназ Баһ;
- “Җанашым” Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов;
- “Сөю” Ландыш Нигъмәтҗанова;
- “Ак каен” Мөнир Рахмаев.

4. “Иң яхшы видеоклип”

- “Җитә безгә бер сәгать” Иркә + Мөнир;
- “Онытма мине” Салават Миңнеханов;
- “Бүләк итәр идем” Гөлназ Солтанова;
- “Моңнар ява” Илвина;
- “Аңла йөрәгемне” Илназ Баһ.

Илназ Баһ


5. “Иң яхшы дуэт”

- Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов “Җанашым”;
- Булат Җиһаншин һәм Ландыш “Яңгырлы көн”;
- Илназ Сафиуллин һәм Сәйәр-Инсаф “Стоп.Тыңла”;
- Иркә + Мөнир “Җитә безгә бер сәгать”;
- Чәчкә һәм Наил Табанаков “Җибәр мине”.

6. “Иң яхшы Рэп, хип-хоп, R'n'B-проект”

- Сәйәр-Инсаф
- Libertas
- MR Azamat a.k.a. Enrico Pablo
- Леди‘ON

7. “Иң яхшы альбом”

- “Мин идем” Лилиана Ирназарова
- “Ярату” Ландыш Нигъмәтҗанова
- “Аңла йөрәгемне” Илназ Баһ
- “Әллә миңа рәхәт дисеңме син?” Иркә
- “Мәхәббәтем бүләк итәм” Ленар Сәйфиев

8. “Иң яхшы җырчы хатын-кыз”

- Сөмбел Билалова
- Иркә
- Ландыш Нигъмәтҗанова
- Илвина
- Алина Шәрибҗанова

9. “Иң яхшы төркем”

- “Эссе”
- “Казан егетләре”
- “Зөләйлә”
- “Илнур-Айрат”
- “Айфара”

10. “Иң яхшы җырчы ир-ат”

- Мөнир Рахмаев

Илназ Сафиуллин

- Салават Миңнеханов
- Илназ Баһ
- Илназ Сафиуллин
- Ленар Сәйфиев

11. “Иң яхшы альтернатив проект”

- “Ак Юл”
- “Алканат”
- Исмаил
- Чәчкә
- Зөлфәт Зиннуров

12. “Иң яхшы аранжировщик”

- Айрат Минһаҗев
- Гадел Хәмзин
- Марат Мухин
- Владимир Федоров
- Салават Шаихов

13. “Иң яхшы remix”

- “Бир кулыңны” Rmx “Эссе”
- “Уйлап йөрим” Rmx Эмиль Айзатулла
- “Ялгыз итмә” Rmx “Хомай”
- “Онытма мине” Rmx Салават Миңнеханов
- “Яратам сине, җаным” Rmx Лилиана Ирназарова
- “Безнен дөнья” Rmx Булат Җиһаншин

14. “Иң яхшы DJ”

- Dj Лилу
- Dj Шәкерт
- Dj Радик
- Dj Данил
- Dj Марсель

15. “Иң яхшы алып баручы, VJ, радио-DJ”

- Гөлназ Сәфәрова

Гөлназ Сәфәрова

- Әбри Хәбриев
- Булат Бәйрәмов
- Tatar production (Рамиль “Мулла” Агдеев, Руслан Матай – “Бердигән шоу”)
- Илшат “Шэмс” Исхаков (Ғorum)
- Габдрәхим (Курай)

16. “Иң яхшы дискотека”

- “Tamasha”
- “Ғorum”
- “Kuray Mega Dance”
- “Музыкаль Бомба”
- “Музыкаль Non Stop”

17. “Иң яхшы яшьләр сайты”

- “Тамаша.ru”
- “Bulmas.ru”
- “Tatsong.ru”
- “Tatarradio.ru”
- “Intertat.ru”


18. “Ел ташкыны”

- Сөмбел Билалова
- Ләйсән Гыймаева
- Илвина
- Эмиль Айзатулла
- Роберт Ямгуров

XS
SM
MD
LG