Таиланд премьер-министры Апхисит Ветчачива Русиядә үтәчәк җыенга килмәячәген белдерде. Юлбарысларны саклау саммиты Петербурда 21-24 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Аны Русия премьер-министры Владимир Путин алып барачак.
Премьер-министр Ветчачива Петербурга бармауның Таиландтан АКШка тапшырылган Русия эшкуары Виктор Бут эше белән бәйле булмаганын белдерсә дә, Таиландның бу карарын дөрес дип бәяләде.
Хөкүмәт башлыгы АКШ басымы булганын кире какты һәм Русияне үзенә әйтелгән гаепләүләр өчен кискен тәнкыйтьләп чыкты.
Журналистларга премьер-министр, “без тышкы эшләр министры белән Русиягә Бут мәсьәләсендә ничек эш итәргә дигән киңәшләр бирдек, әмма Русия безне тыңламады”, диде.
Ветчачива Бут эшенең Таиланд белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясамаячагына өметен белдерде.
Корал сатуда гаепләнеп, Таиландта кулга алынган, ике елдан АКШка тапшырылган Виктор Бут кичә Нью-Йоркта мәхкәмә алдында гаебен танымады.
Мәхкәмәнең чираттагы утырышы гыйнвар аена билгеләнде. Гаепле табылса, Бутка 25 елдан алып, гомерлеккә кадәр төрмә җәзасы яный.

Русиягә киңәшләр бирдек, алар безне тыңламады...