Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Татарстан уку йортларына компьютерлаштыру әле яңа гына кереп бара, ә Төркиядә инде күптәннән Wi-Fiлар бар, дип белдерә “Фатих” университетында белем алучы татар егете Таһир Насыйбуллин. Ул үзе Казанда туып үскән. Хәзер, Истанбул шәһәрендә тел-әдәбият факультетында белем ала.

Таһир бу югары уку йортында укыган өчен ярты бәяне үзе түли икән. Ә калган яртысын Төркия дәүләте күтәрә, ди ул. Бу ташлама бары тик чит ил укучыларына гына кагыла. Төрекләр үзләре тулы бәяне түли.

“Университет Татарстандагы югары уку йортларыннан имтиханнар системы белән аерыла. Татарстанда имтиханнар арасында вакыт бирелә бит. Әмма анда имтиханнар алдыннан бер атна ял бирәләр. Аннан соң бер атна буена имтиханнар була. Мин, мәсәлән, көз көне 5 имтиханга кердем. Аның берсе тест рәвешендә, ә калганнары язмача булды. Имтиханның нинди рәвештә узачагын профессор үзе билгели”, ди ул.

“Университетта укыту телен үзең сайлыйсың”

Таһир Насыйбуллин сүзләренчә, “Фатих” университетында дәресләр инглиз телендә алып барыла.

“Университетта нинди телдә укуны үзең сайлыйсың. Баргач сорыйлар: төрекчә укырга телисеңме, инглизчәме дип. Инглизчә белмәсәң, бер ел инглизчә өйрәтәләр. Тиешенчә инглиз телен өйрәнсәң, киләсе елдан бу телдә белем ала башлыйсың”.

Ул университетта үз телләрен өйрәнергә теләүчеләрнең мондый мөмкинлекләргә ия булуларын да әйтә.

“Мисал өчен бездә татар теле, алман, рус, француз теле дәресләре бар. Әмма бу телләрне беренче семестрдан соң өйрәнергә була. Аннан соң күбрәк телләр өйрәнсәң, төрле илләргә барып, 6 ай укып кайту мөмкинлеге дә туа”, ди ул.

“Университетта карьераны планлаштыру үзәге бар”


Таһир Төркия университетларының күбесендә һөнәр мәктәпләренең эшләвен һәм бу мәктәпләрне тәмамлаучыларның билгеле бер һөнәр үзләштерүләрен, нәтиҗәдә аларның алдан ук эш белән тәэмин ителүләрен әйтә. “Фатих” университетында белем алучы 10 мең студентның 2 мең ярымы әлеге югары һөнәр мәктәбендә белем ала икән.

Төркиянең "Фатих" университеты
“Безнең университетта карьераны планлаштыру үзәге бар. Анда бер анкета тутырасың, ничә тел белүеңне сорыйлар һәм алар үзләре эшләр исемлеге язылган кәгазь бирәләр. Шуннан үзеңә ошаган эшне эзләп таба аласың”, ди Насыйбуллин.

Ул Татарстан югары уку йортларында ике дәүләт теле булуга карамастан, дәресләрнең күбесенчә рус телендә алып барылуына борчылуын белдерә. Ни өчен татар телендә дә дәресләр уздырмаска? Һәр студент Төркиядәге кебек үзенә ошаган телдә белем алырга хокуклы бит, ди.

“Булачак укытучыңны үзең сайлый аласың”

Таһир үзе укый торган югары уку йорты укытучыларының студентларга белемне бик теләп һәм югары сыйфатлы итеп бирергә теләүләрен әйтә.

“Университетка килгәч тә миңа ноутбук бирделәр. Университетта шулай ук Wi-Fi бар. Шулай ук үзең теләгән профессорларны да үзең сайлыйсың. Аның белән башта үзең сөйләшәсең, аларны чагыштырасың һәм күңелеңә ошаганын сайлап аласың. Татарстанда булганча сиңа тәкъдим ителгән укытучы белән түгел, ә үзең теләгән укытучыны үзең билгелисең”, ди ул.

Таһирнең Төркиягә укырга китүенә “Сәләт” үзәге этәргеч ясаган.

“Анда Казанның төрек лицеенда укучы дуслар таптым. Шуннан үзем дә алтынчы сыйныфтан төрек гимназиясендә укый башладым. Монда ике ел укыганнан соң Истанбулның “Фатих” көллиятенә укырга кердем. Анда бер ел укыгач Казанның 2нче татар гимназиясендә 10-11 сыйныфларны тәмамладым һәм кабат Төркиядә укырга теләгем көчле булганга “Фатих” университетына укырга кердем”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG