Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур студентлары Корбан ашы белән сыйланды


Корбан бәйрәме көннәрендә Свердловски өлкәсенең “Урал татарлары” конгрессы Урал дәүләт тау университетында укучы мөселман балаларын корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау белән сыйлады.

Әлеге югары уку йорты белән тыгыз хезмәттәшлек инде күптән башланып киткән иде. Татарстан республикасы президентының Свердловски өлкә татарлары белән очрашу тау университеты җирлегендә уздырылуы бу хезмәттәшлекне тагын да ныгытып җибәрде.

Милли оешмаларның бирегә тартылуы – очраклы хәл түгел. Урал дәүләт тау университеты – Урал җирендәге иң олы югары уку йорты. Ул беренче уку йорты булуы белән генә түгел, чын мәгънәсендә милләтара тынычлык һәм дуслык үрнәге булып торырлык эшләр алып баруы белән дан тота.

Биредә инде алты ел буе милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итү үзәге эшләп килә. Үзәктә төрле милли оешма җитәкчеләре эш алып бара. Тау университеты җитәкчелегенең милли проблемнарга шулай җитди каравы – биредәге студентларның төрле төбәкләрдән генә түгел, төрле илләрдән дә килеп укулары нәтиҗәседер.

Һәрхәлдә, ил күләмендә булсынмы, уку йорты кысаларында булсынмы, дини һәм милли чаралар булсынмы – барлык бәйрәмнәр дә бай милли төсмерләр белән уздырыла. Төрле милләтләрнең төп бәйрәмнәре беркайчан да игътибарсыз калмый.

2010 елда тау университетына укырга керүчеләр арасында 250 кеше – мөселман кавеменнән. “Урал татарлары” конгрессы җитәкчеләре Корбан бәйрәме көннәрендә алар белән очрашып танышу ниятеннән, университет залларының берсендә табын әзерләп, студент халкын кунакка чакырды.

Зур казанда пылау әзерләү өчен махсус пешекче дә чакырылган иде. Үзбәк милләтеннән булган бу егет пылауны телеңне йотарлык итеп әзерләгән.

Бирегә җыелган студентлар арасында руслар, татарлар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр, таҗиклар бар иде. Аларның һәрберсе үз туган телендә халыкны бәйрәм белән котлады.

“Урал татарлары” конгрессының яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Нурмаметов, мөгаллим-теолог та буларак, җыелучыларга бик мавыктыргыч итеп Корбан гаете, аның әһәмияте, тарихы турында сөйләде. Аннан соң үзара аралашу, җанлы сөйләшү булды.

Җыелучылар бар да конгресс рәисе Ринат Садриевка рәхмәт әйттеләр. Өстәл әзерләргә булышырга дип килгән, мәчеттә ислам дине асылларын кыз балаларга укытучы мөгаллимә Гөлсинә ханым, мондый очрашуларның ислам диненә карата хөрмәт уяту, яшьләрне игелекле эшләргә тартуда әһәмияте бик зур, дип белдерде.

Мөселман студентлар белән булган бу очрашу соңгы түгел, диде конгресс җитәкчесе Ринат Садриев.

“Урал татарлары” конгрессы бу көннәрдә тау университеты бүлеп биргән ярыйсы гына зур бүлмәдә төзекләндерү эшләре алып бара. Атна-ун көннән биредә мөселман студентларын берләштерәчәк “Милләтара аралашу үзәге” ачылуы көтелә. Үзәктә китапханә, уку бүлмәсе булдыру күздә тотыла, һәм шулай ук теләгән кешеләргә намаз уку өчен дә бөтен уңайлыклар тудырылачак”, диде Ринат Садриев.

Очрашу укучы яшьләрнең исендә калырлык, бик күркәм һәм җылы булып узды.
XS
SM
MD
LG