Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Конституция мәхкәмәсе сайлау канунын кире кайтарды


Украинаның Конституция мәхкәмәсе парламент сайлавын ел ярымга һәм президент сайлавын бер елга алдан уздыру турындагы үзгәрешне хуплады.

Сентябрь аенда Украина 1996 елда кабул ителгән Конституциягә кайтты. Яңа төп канунда президент һәм Югары Рада дүрт елга бер сайлана, диелгән. 2004 елда кабул ителгән сәяси реформага караганда сайлаулар биш елга бер тапкыр үтә иде.

Чираттагы парламент сайлавы Украинада 2012 елның октябрендә үтәчәк. Президентны Украина 2015 елның мартында сайлаячак.
XS
SM
MD
LG