Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Бу эшнең башында торган Линар Якупов сүзләренчә, мондый хәләл ризык җитештерү үзәкләре Татарстанда берничә булырга тиеш.

Авыл кешесенең көч түгеп үстергән малын, яшелчәсен вакытында яхшы бәягә сата алмау бүген иң үзәгенә үткән әйбер булып тора. Кайбер урыннарда барыбер файдасы юк дип күпләр әлеге гомер-гомергә килгән кәсептән баш та тарта башлады. Терлекләрне симертеп, бәрәңгене үстереп, арзан бәягә генә алыпсатарларга биреп җибәрү халыкны туйдыра, мөгаен.

“Линова” инвестиция финанс ширкәте башлыгы Линар Якупов сүзләренчә, Балтач авылында ачылган “Балтач” дип аталган хәләл индустрия паркы нәкъ менә бу бу ягын да күз алдында тотып корыла. Авыл кешесе җитештергәнне кибет киштәсенә куярлык азык-төлеккә әйләндерүче үзәк булачак ул.

“Мондый хәләл парклар Татарстанга берәү генә аз. Әгәр 2-3 булса булдырырлык эш, дип саныйм. Күрше өлкәләрдән һәм Кавказдан бездә дә шундый нәрсә ясыйк әле дип килүчеләр көннән-көн күбәя. Бу үзе үк мондый проектларның кирәк икәнлеген күрсәтеп тора”, ди Якупов.

Белгечләр әлеге хәләл паркны Русиядә тиңе булмаган үзәк дип әйтә. Линар Якупов әйтүенчә, бу парк тулы куәтенә эшли башласа, “кечкенә генә булса да, эче тулы төш кенә” дигән әйтемгә туры киләчәк. Алар 30лап исемдәге төрле-төрле хәләл азык-төлек җитештерергә исәпли.

Казан кибетләрендә хәләл ризык бөтенләй юк түгел, бар. Сәүдә үзәкләренең ит сату өлешләрендә 4-5 исемдәге казылык, тавык ите куелган урыннарны күрергә була. Ә инде хәләл тортлар, печеньелар, сулар, конфетлар, майонезлар һәм башка ризыкларга килгәндә, аларын тиз генә табып та булмый.

Дөрес Казан үзәгендәге колхоз базары тирәсендәге сәүдә нокталарында кайбер ризыклар булырга да мөмкин. Шулай ук зур сәүдә үзәкләрендә дә хәләл ризык бүлекләре очраштыргалый. Әмма хәләл ризык тарафдарлары төрлелек аз булуга ризасызлык белдерә.

“Авыл хуҗалыгыннан ит белән арыш сату гына түгел, ә җитештерелеп беткән тауарны Татарстан, бүтән өлкәләр һәм чит ил базарына чыгаруны максат иткән парк бу”, ди Якупов.

Мондый хәләл индустрия паркын алар Малайзиядән күреп кайткан. Анда исә, мондый үзгә бүлге бик зур икән. Парк дигәннән, хәләл ризык җитештерергә теләгән төрле ширкәтләр монда килеп, үз эшләрен башлап та җибәрә ала. Якупов әлеге паркны Алабугадагы махсус икътисад бүлгесенең бик кечкенә генә бер рәвеше итеп күрә. Чыннан да “Балтач” 4 гектарлап кына җирне били.


“Балтач ите” ширкәте (Балтасинский мясопродукт) монда беренче булып эш башлаган. Ул әлеге паркта “Балтач ит йорты” дип аталган сәүдә билгесе белән ризыклар чыгара башлаячак.

“Бу – беренче адымнар гына. Киләчәктә бу паркта 20-30 төрле җитештерү тармагы булырга тиеш. Чит илләрнең ике компаниясе үзенең җитештерү тармагын “Балтач”та ачып җибәрергә ниятләде”, ди Якупов.

Хезмәт күрсәтүне, сәүдәне һәм шулай ук җитештерүне бер урынга туплау – яңалык түгел. Мисал өчен, Казан үзәгендәге зур сәүдә-күңел ачу урыннарында төрле ширкәтләр килеп тауарын да сата, кино күрсәтүчеләр дә, ресторан һәм төрле кафе тотучылар да бар. Тик алар һәрберсе дә үз эшләре өчен үзләре генә җаваплы, ә сәүдә-күңел ачу үзәкләренә арендасын гына түли.

“Балтач” хәләл паркына килгәндә исә, кем генә килеп үз эшен башламасын, ул барыбер бер уртак мохиткә кушылырга тиеш була. Якупов сүзләренчә, чыгымнарны мөмкин кадәр киметү максатыннан идарә дә, хисапчылар да, икътисадчылар, менеджерлар да барлык җитештерү тармакларына уртак булачак.

Линар Якупов бу хәләл парк киләчәктә райондагы 200ләп кешене эшле итәчәк, ди. Алар турыдан-туры шушы хәләл ризыклар җитештерү үзәгендә эшләячәк. Салым түләгәнгә, күпмедер акча район кесәсенә дә керәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG