Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

НАТО саммитында ракета һөҗүмнәреннән саклану системасы һәм Мәскәүнең НАТО белән хезмәттәшлеге турында сүз булачак.

Португалия башкаласы Лиссабонга китәр алдыннан НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бүген ачылган җыенны “саклану берлеге тарихындагы иң мөһим саммитларның берсе” дип атады.

Беренче тапкыр Русия-НАТО шурасы утырышында АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев катнаша. Берлекнең 28 әгъзасы ракета һөҗүмнәреннән саклану системасының яңасына риза булырга охшаган, дип хәбәр итә мәгълүмат чаралары.

НАТО элекке системадан техник проблемалар һәм Мәскәү белән каршылыклар сәбәпле баш тартырга мәҗбүр булды.

Ике көнлек саммитта шулай ук атом коралын җәелдерүгә каршы чаралар, террор, канунсыз сәүдә һәм наркотикларга каршы көрәш, интернеттагы иминлек турында да сүз булыр дип көтелә.

Җыен азагында НАТО һәм Русиягә янаган куркынычлар һәм аларга каршы көрәш стратегиясе турында документ кабул ителәчәк.

Шулай ук Әфганстанга Русия аша НАТО йөкләрен ташу турында килешүнең кабул ителүе көтелә.

“Минемчә, борчылу вакытлары артта калды һәм Русия дә моның белән килешә. Бергә эшләү вакыты җитте. Эшләячәкбез,” диде НАТО башлыгы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG