Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Төньяк Кавказда хәлләр яхшырмый


Ессентуки шәһәрендә иминлек киңәшмәсендә чыгыш ясап Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказдагы вазгыятьне “бик катлаулы” дип бәяләде.

Сугышчылар үз эшчәнлеген дәвам итә, диде Медведев.

Президент Төньяк Кавказ милициясен быел 60лап террор һөҗүмен булдырмый калулары өчен мактады.

Кичә Дагыстанның Хасавюрт районында һөҗүм булган өч милиция хезмәткәренең берсе үлде. Милиция машинасын яннарыннан үтеп барган икенче бер машинада утыручы билгесез кешеләр утка тоткан.

Кабарда-Балкар республикасының эчке эшләр министры итеп Кемерово өлкәсе криминаль милициясе башлыгы Сергей Васильевның билгеләнүе мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG