Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәссамнары бинасыз каламы?


Татарстан рәссамнары бинасы
Татарстан рәссамнары бинасы

Татарстан рәссамнары бинасының сатылуы хәбәренә берлек рәисе Зөфәр Гыймаев әле дә ышанмый.

“БИЗНЕС-Online”ның Татарстан рәссамнарын борчуга салган хәбәренә караганда, Казан үзәгендә урнашкан Татарстан рәссамнары берлегенең Сәнгать фонды милке саналган биналары 37 миллион сумга сатылган. Белгечләр фикеренчә, бу – бик түбән бәя. Чөнки аларның базар бәясе 140 миллион сумга якын.

Шунысы гаҗәп: бу биналар күптән бәхәс темасы булуга карамастан, аларның сатылуы бик тиз булган. Чөнки сату игъланы 13 ноябрь – шимбәгә туры китерелгән. Якшәмбе көнне сату сөйләшүләре барган һәм 15 ноябрь дүшәмбе көнне инде сатып алучыдан таләп килеп, биналар сатып та җибәрелгән.

Сатуны оештырган “АК Вега” оешмасы юристы Ринат Гафаров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта милек сатылган булып санала, әмма бизнес сере буларак биналарны кемнең сатып алуы турында мәгълүмат бирелми.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев сүзләренчә, рәссамнар берлеге биналары чыннан да сатуга куелган, әмма әлегә сату булмаган.

“Мин әле сатылмагандыр, дип уйлыйм. Аны мәдәният министрлыгы үзенә алырга теләгән иде. Әмма министрлыкның сатып алырга акчасы юк. Биналарны сатуга узган шимбә чыгарганнарын төгәл беләм. Бер-ике көндә генә сатып булмый аны. Бәлки ала торган кешеләр бардыр, ә аларга сатмаганнардыр. Шуның өчен генә сатылды дип әйткәннәрдер. Безнең милек булмагач, безгә бер сүз дә әйтмәделәр”, ди Гыймаев.

Зөфәр Гыймаев сатуга чыгарылган бинада хәзер 40тан артык остаханә бар, ди. Аларда 55 рәссам эшли икән.

“Ләкин рәссамнарның матди мөмкинлекләре шәптән түгел. Дәүләт ярдәм итмәсә, Татарстан рәссамнарының киләчәге караңгы. Безнең барлык остаханәләр дә элеккедән бирле бер урында. Яңа остаханәләр төзелмәде. Күрше төбәкләрдәге кебек рәссамнар өчен яңа биналар төзелгән булса, без мондый авыр хәлдә калмас идек”, ди ул.

“Уфада, Чуашстанда, Мари Илендә бик күп остаханәләр төзелде. Ә бездә беркайчан да төзелеш булмады. Әмма безне үзебезнең биналардан куарга йөриләр. Имеш сез зур акчалар түли алмыйсыз. Без коммерция оешмасы түгел. Без кибет түгел. Без бит иҗат кешеләре. Бар рәссам да аптырашта”, ди Гыймаев.
Зөфәр Гыймаев, 2008 ел

Рәссамнар берлеге рәисе, биналар кемгә дә булса сатылмавына өметләнеп, бу сатуны бары тик республика җитәкчесенең генә туктатып кала алачагын әйтә.

“Ул безнең мондагы хәлләрнең барысын да белми шул. Ул өстән генә белә торгандыр да бәлки. Әмма аңа төгәл мәгълүматны җиткермиләр. Үземне аның янына кертмиләр”, ди ул.

Зөфәр Гыймаев фикеренчә, бина сатыла калган очракта, Татарстан рәссамнары урамда калачак.

“Бина сатылса, безне аннан куачаклар дип уйлыйбыз. Күрше регионнарда рәссамнарга президентлары бик нык булыша. Алар салымнарны да бик аз түлиләр. Мин министрлык белән, күршеләрдәге кебек системны безгә дә кертик, дип сөйләшкән идем. “Алар – Чуашстан, Мари Иле, ә без – Татарстан”, диделәр. Безгә андый тәкъдимнәр белән килмәгез, дип әйттеләр”, ди Гыймаев.

Татарстан рәссамнар берлеге бинасы хакында “Азатлык” радиосы моннан ике ел элек үк сөйләгән иде. Ләкин шул вакыттан алып бүгенгә кадәр бу мәсьәлә чишелми калган.
XS
SM
MD
LG