Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Соңгы елларда Омски ягында Ураза һәм Корбан гаетләре бәйрәмнән-бәйрәмгә күләмлерәк үтә.

Эш көне булуга карамастан, Корбан бәйрәменең беренче көнендә мәчетләрдә халык бихисап булды. Мөселманнарның иң күп җыелган урыны, гадәттәгечә, Җәмигъ мәчете иде. Анда соңрак килүчеләр, асылда ир-атлар, урамда калды, тавыш көчәйткечләр аша вәгазь тыңлады, басып торган килеш булса да гыйбадәт кылды.

Хатын-кызлар ягында, икенче катта, алма төшәрлек тә урын калмады, хәтта күпләр намазны келәмнәр җәеп баскычта укыды.

Җәмигъ мәчетендә вәгазьне Себер ягы Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов сөйләде.

Мөфти халыкны изгелеккә, яхшылыкка өндәде, вәгазьдән соң гает намазы укылды, мәчеттән чыгучыларны корбанлык ите белән сыйладылар.



Мәчетләр янында корбанлык сарыклар сатуга китерелгән иде. Корбан чалучыларның күпләре алдан сөйләшенгән урыннарда малларны алып корбанлык китерде, кайберләре мәчетләр янына китерелгәннәрен сатып алып, шунда ук корбан чалды.

Омскиның читендәрәк урнашкан зур булмаган “Ихлас” мәчетендә дә халык күп булды. Биредә вәгазь татар һәм казах телләрендә сөйләнде. Ураза бәйрәменнән аерма буларак, Корбан гаетендә хатын-кызлар аерым бүлмәдә гыйбадәт кылдылар. Мәчет имамы Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, хатын-кызлар бүлмәсе күмәк көч белән булдырылган.

Әнвәр хәзрәт: “Халыкның дингә тартылуы хак, киләчәккә мин өметлемен, мөселманнар артачак, мәчетләр күбрәк кирәк булачак,” ди.

Мәчетсез авылларда да гает күркәм үтте

Мәчетләре булмаган авылларда да быел Корбан гаетен күмәкләп бәйрәм иттеләр.

Седельниково районының 280 халкы булган саф татар авылы Уяда, мәсәлән, мәчет юк, авылның үз мулласы да юк, әмма Корбан бәйрәмен халык монда да күмәкләп бәйрәм итте.

Корбан гаете иртәсендә өлкәнрәк буын зиратка барып мәрхүмнәр рухына дога кылды, аннан соң, гади бер йортта гает намазын укыды. Гыйбадәт кылу белән Омскидан махсус чакырылган Хәсән абый Әхмәров җитәкчелек итте.

Гает көннәрендә Уяда 7 кеше корбан чалды, авыл халкы йорттан-йортка йөреп корбан ите белән сыйланды.

Коръәнне үзлегеннән өйрәнгән Хәсән абый Әхмәров, ерак урманнар арасында урнашкан бу авылдагы халыкның тәртиплелегенә, дини йолаларны үтәп яшәүләренә, татарча гына сөйләшүләренә, авылның чисталыгына, юлларның төзеклегенә исе китеп, сокланып кайткан.

Өлкәнең Большеречье район үзәгендә бәйрәм үзенчәлекле үтте

Большеречье район үзәгендә дә әлегә мәчет юк. Биредә яшәүче татарлар гает намазына якын-тирәдәге авыл мәчетләренә йөри. Корбан чалучылар да елдан-ел арта бара.

Большеречьедә яшәүче эшмәкәр Рифкать Моратов Корбан бәйрәменең икенче көнендә 5 сарык чалып, токмачлы аш, пылау пешереп, район үзәгенең бер ашханәсендә 100гә якын кешене корбан ашыннан авыз иттерде. Аш алдыннан дога кылу, дин кануннарын үтәү өчен Рифкать әфәнде Үләнкүл авылы мулласы Фәгыйл хәзрәт Колбагинны чакырып китергән иде.

Колосов район үзәгендә бәйрәм алдыннан балаларга сәфәр оештырылган

Колосовка (Колосов) районында дини бәйрәмнәр районның татар мәдәният үзәге катнашыннан башка үтми.

Татар үзәге рәисе Әкрәм Әмиров бәйрәм алдыннан тәртипләре яхшыдан булмаган балаларны җыеп, Тара шәһәренең “Дуслык” йортына алып барган. “Максатыбыз – мондый балаларга төрле милләтләрнең дини һәм дөньяви мәдәнияте аша тәрбия бирү иде. Мәктәпләрдән, балалар йортыннан 20ләп бала җыйдык, Тара “Дуслык” йортында балаларны милли киемнәрдә үзәк активистлары белән бергәләп татар үзәге рәисе Илдар Маматов каршы алды”, ди Әкрәм әфәнде.

Тара “Дуслык” йортында балаларны татар, Балтыйк буе халыклары, алман мәдәниятләре белән таныштырганнар, уеннар, бәйгеләр оештырганнар, чәй, милли ризыклар белән сыйлаганнар. “Балалар канәгать калдылар”, ди Әкрәм Әмиров.

Колосов мәчетендә Корбан гаете

“Корбан бәйрәмендә халык мәчеткә бик күп килде, мәчетнең имамы Илһам Ураев вәгазь укыды, горурлык белән мәчетебез дин үзәге булып тора, мәчет ачылганнан бирле дин тотучылар артты, яшьләр дингә тартыла башлады, киләчәк буын ата-бабаларының йолаларын, гореф-гадәтләрен онытмыйча, мөселман булып калыр дигән өмет ныгыды дип ассызыклады имам”, дип сөйләде татар үзәге рәисе Илдар Маматов.

Мәчеттә мөселманнарны Колосов авыл идарәсе башлыгы Сергей Ливанович тәбрикләгән. “Корбан бәйрәме мөселманнарның олуг дини бәйрәме генә түгел, елдан-ел тергезелеп килүче мөселман йолаларын, халык гореф-гадәтләрен саклаучы чара да булып тора”, дигән фикер белдергән ул.

Колосов мәчетендә бәйрәм намазы тәмамланганнан соң, ирләр корбан чалган, хатын-кызлар ит пешереп, табын әзерләгәнче, зиратка барып, мәрхүмнәр рухына дога кылганнар.

Бәйрәм алдыннан өлкәнең тагы бер татар авылында мәчет ачылды

Усть-Ишем районының Тибенде авылында бәйрәм алдыннан яңа мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында Омскидан Себер ягы Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, Җәмигъ мәчете имамы Дәүләт Балтабаев булды.

Тибенде мөселманнарын яңа мәчетләре белән котларга район башлыгы Александр Седельников, авыл идарәсе башлыгы Рәшит Бакыев та килде.

Тантананы Тибенде мәчете имамы Әбделхатым Кабуров ачып җибәрде. Беренче чиратта Әбделхатым хәзрәт мәчеткә нигез салган, төзелешкә күп көч керткән, әмма бу изге эшен тәмамларга өлгермичә, фаҗигале рәвештә дөнья куйган Әбделхәбир Уразовны искә алды, мәрхүмнең хатыны Рита ханым Уразованың мәчет төзелешен тәмамлауга зур өлеш кертүе турында белдерде.

Мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов тәкъдиме белән мәрхүмнең рухына дога кылынды.

Зөлкарнәй хәзрәт мөселманнарны тәбрикләгәннән соң, мәчеткә бүләккә берничә келәм тапшырды, акчалата да ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Әйтергә кирәк, Тибенде мәчете төзелешендә Себер ягы Диния нәзарәтенең ярдәме шактый булды.

“Мәчет манарасының балкып торган ярымаен Зөлкарнәй хәзрәт куйдырды, аннан тыш акчалата да ярдәм итте”, диде Тибенде мәчете имамы Әбделхатым Кабуров.

Тәбрикләүләр тәмамланганнан соң, кызыл тасма киселде, өлкәннәр мәчеткә кереп, беренче намазны укыды. Соңыннан Тибенде мәчете ачылышында катнашкан барлык халык аш өстәленә чакырылды. Аларны сарык, каз ите белән сыйладылар, махсус әзерләнгән милли ризыклар белән чәй эчерделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG