Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

20 ноябрьдә Удмуртия республикасының Кузебай Герд исемендәге Милли музеена 90 ел тулды. Милли музей Удмуртия республикасы белән бер елда оештырылган. Республика барлыкка килгәч тә, өлкәне өйрәнү музеен оештыру турында карар кабул ителгән.

Милли музей өлкәнең фәнни-тикшеренү һәм мәдәни агарту үзәге булып тора. Шулай ук ул төбәк музейларының метод үзәге дә әле. Музей– өлкәдә яшәүче халыкларның тарихи ядкәрләре саклагычы. Биредә удмурт, рус, татар халкының тормышын, көнкүрешен чагылдырган 200 меңнән артык экспонатлар саклана. Бүген музейның төрле бүлекләрендә 200ләп хезмәткәр эшли. Алар ил күләмендә грантлар яулап, зур күләмле проектлар булдырып, төрледән-төрле күргәзмәләр оештырылып тора. Милли музейның һәр күргәзмәсе төрле катлам тамашачыда кызыксыну уята.

Республиканың милли музее бүген элеккеге арсенал бинасында урнашкан. Бу бинага музей 1970 елда күченеп килгән.

“Моңа кадәр музейга дистәгә якын бинада, хәтта Сарапул шәһәрендә дә эшләргә туры килгән”, дип сөйләде музейның этнография бүлеге хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

Музейның 90 еллыгына багышлап әзерләнгән “Музейное закулисье” күргәзмәсе музей фондларында сакланган һәм, күп очракта, бер тапкыр да тамашачылар игътибарына тәкъдим ителмәгән экспонатлардан тора. Әйтергә кирәк, һәр күргәзмәне республикада һәм илебездә гомер итүче халыкларның социаль хәтере дип тиңләргә мөмкин. Күргәзмәнең беренче өлешендә үк XVIII-XIX гасырларда кулланышта булган әйберләр кызыксыну уята.

Резедә Әхмәтвәлиева
Резедә Әхмәтвәлиева күргәзмәдә урын алган шундый әйберләргә игътибар итте. Аларның берсе – каен кайрысыннан ясалган тоз савыты һәм башка кулланма әйберләр.

Музейның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә республикада җитештерелгән сирәк әйберләр урын алган.

Мәсәлән, Удмуртиянең Можга төбәгендә җитештерелгән пыяла савытлар. Алар тамашачыны бүген дә сокландыра. Бу әйберләр янында музейга беренче экспонатлар булып тапшырылган шәмдәлләр тарихы аеруча кызыклы. Алар граф Бобринский туплаган шәмдәлләр. Совет хакимияте революциядән соң байларның йортларын туздырып, әйберләрен талап алган. Кыйммәтле әйберләрне Русия күләмендә оештырылган музей фондына туплаганнар. Регионнарда барлыкка килгән музейларга шушы фондтан кызыклы экспонатларны тараткан. Удмуртиянең крайны өйрәнү музеена шушы шәмдәлләр килеп кергән.

Карлыгач оясы
Музейда республикада җирле халык – удмуртларга бәйләнешле күп кенә риваятьләр ишетергә, шулай ук аларда кулланышта булган кызыклы әйберләр белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, удмурт халкы карлыгычларны бик ярата, шуңа алар өй кыекларына кайрыдан ясалган карлыгач ояларын куйган.

Күргәзмәдә шушы өлкәдә һәм Русиядә яшәгән халыклар кулланган әйберләрдән тыш, чит илләрдә җитештерелгән кайбер экспонатларны да күреп, Русиядә ясалганнары белән чагыштырып була. Шундыйлардан XVIII-XIX гасырларда кулланышта булган үрдәк ату мылтыклары. Аларның берничәсе бары тик Удмуртиядә генә җыелган. Алар музей тарихында халык игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Тоз савыты
Күргәзмәнең бер өлеше Иж заводы коралчысы Иван Петров гаиләсендә кулланышта булган җиһазларга багышланган. Алар XIX гасырда урта хәлле кешеләрнең яшәү рәвешен чагылдыра, ул дәвернең атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә. Шунда ук төрле дәвер киемнәрен карап, аеруча, хатын-кызларның нинди күлмәкләргә өстенлек бирүе хакында да фикер йөртергә мөмкин.

Күргәзмәдә кызыклы экспонатлар күп. Әйтергә кирәк, аларны тамашачы игътибарына тәкъдим итү өчен бик күп тырышырга кирәк булган. Моның өчен музейның реставрация бүлеге хезмәткәрләре тырышуы хакында да сөйләде Резедә Әхмәтвәлиева.

Шулай итеп, Милли музейның туксан еллыгына багышланган күргәзмәгә килүчеләр сирәк һәм тарихи әйберләр белән таныша ала.

XS
SM
MD
LG