Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Каидә Рейхстаг бинасына һөҗүм әзерләгән булган


Берлин – Әл-Каидә оешмасы Берлинда Рейхстаг бинасына һөҗүм башкарырга ниятләгән.

Бу турыда илнең махсус хезмәтләренә таянып Spigel басмасы хәбәр итте.

Басма язуынча, бу турыда аларга бер исламчы төркемнең әгъзасы хәбәр иткән. Ул гаиләсе белән Германиядә яши.

6 кешедән торган төркем Рейхстагка һөҗүм итеп, тотыклар аласы булган.

Чәршәмбедә Германиянең эчке эшләр министры Томас де Мезьер илдә террор һөҗүме ихтималын әйтеп, иминлек чараларын көчәйтү турында хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG