Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә автомобиль хуҗалары бәйсез мәхкәмә таләп итте


Мәскәү – Шимбә көнне Мәскәүдә автомобиль хуҗалары каршылык чарасы үткәргән.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, чарада берничә дистә кеше катнашкан. Алар “Тигезлек һәм иминлек”, “Башта – юллар, аннары – салым”, “Безне алдыйлар, ә без дәшмибез” дигән шигарләр күтәргән.

Чарада катнашучылар шулай ук илдә бәйсез һәм гадел мәхкәмә, сүз иреклеге таләп иткән.

Русиянең берничә шәһәрендә үткәрелгән бу чараны Русиянең автомобиль хуҗалары федерациясе оештырган. Чара 21 ноябрь үтә торган Юл казалары корбаннары көненә туры китереп оештырылган.
XS
SM
MD
LG