Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Миңнеханов АКШта технология ширкәтләре белән танышты


Пало Альто, Калифорния – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кушма Штатларга сәфәрен дәвам итә. Сәфәренең икенче көнендә ул Silicon үзнәлегендә урнашкан алдынгы технология ширкәтләре белән танышты, шулай ук, Станфорд университетында булды.

Президентның рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, Миңнеханов Силиҗоне үзәнлегендә урнашкан инвестиция һәм венчур ширкәтләренә Татарстанга инвестицияләр кертергә тәкдим ясаган.

Станфорд җитәкчеләре белән булган очрашуда бу мәшһүр университет белән Татарстан уку йортлары арасында студентлар белән алышу програмнарын оештыру мәсьәләсе күтәрелгән.

Сәфәр барышында Татарстан президентының шулай ук җирле татар мәхәлләсе вәкилләре белән дә очрашуы каралган.

XS
SM
MD
LG