Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

НАТО 2014 елда Әфганстаннан китәргә карар итте


Лиссабон – НАТО Әфганстандагы иминлек өчен җаваплылыкны 2014 елда әфган көчләренә тапшырачак. Бу карар шимбә көнне Португалия башкаласы Лиссабонда 48 ил вәкиле катнашында үткән саммитта кабул ителде.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен сүзләренчә, кайбер вилаятьләрдә контрольне әфган көчләренә тапшыру инде киләсе елда ук башлана.

Берүк вакытта, аның сүзләренчә, бу 2014 елдан соң Әфганстанда чит ил гаскәрләре калмаячак дигәнне аңлатмый.

“Безнең максат – Әфганстанның дошманнарын җиңү. НАТО бу эшне ахырына кадәр җиткерәчәк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG