Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Яһүдләр Көнбатыш ярда төзелешне туктатуга протест белдерде


Иерусалем – Бүген Иерусалемда яһүд касабаларыннан меңнәрчә кеше Көнбатыш ярда төзелешләрне туктатып тору тәкъдименә протест белдерде. Каршылык чарасы Израил премьер-министры Беньямин Нетаняһуның эш урыны янында үтте.

Күптән түгел АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Көнбатыш ярда төзелешләрне 90 көнгә туңдырып торырга тәкъдиме иткән иде. Моның бәрабәренә ул өстәмә сәяси һәм хәрби ярдәм тәкъдим итте.

Израил рәсмиләре әлегә Вашингтонга җавап бирмәде.

Фәләстин үзидарәсе башлыгы Мәхмүт Аббас Вашингтон тәкъдименә тәнкыйть белдерде. Туңдыру карары Көнчыгыш Иерусалемга кагылмаса, Фәләстин ягы Израил белән сөйләшүләргә кайтмаячак, диде ул.

XS
SM
MD
LG