Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә журналистларны һәм активистларны яклау чарасы үтте


Мәскәү – Бүген Мәскәүнең Пушкин мәйданында журналистлар һәм иҗтимагый активистларын яклап үткән чарага 200ләп кеше килгән.

Анда “Химки урманы саклау” хәрәкәте, “Гаделлек”, Десантчылар берлеге һәм башка иҗтимагый оешмалар катнашкан.

Катнашучылар журналистларга һәм активистларга ясалган һөҗүмнәрнең тикшерелүен таләп иткән.

Чарада ике ел элек кыйналып, гарип калган “Химкинская правда” баш мөхәррире Михаил Бекетов та катнашкан.
XS
SM
MD
LG