Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Әфганстаннан гаскәр чыгару карарын АКШның җиңелүе дип атады


Кабул – НАТОның Әфганстандагы иминлек өчен җаваплылыкны 2014 елда әфган көчләренә тапшыру карарын Талибан хәрәкәте Кушма Штатлар стратегиясенең җиңелүе дип атады.

Талибан белдерүендә әйтелгәнчә, американнар үз беректәшләрен Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрергә күндерә алмагач, киләсе елдан башлап аннан гаскәрләрне чыгара башлау карарына килгән.

Шимбә көнне Лиссабонда НАТО саммитында кабул ителгән карарны талиплар “әфган халкы өчен куанычлы хәбәр” дип атый.

Ул арада НАТОның генерал секретаре Андерс Фог Расмуссен сүзләренчә, бу карар 2014 елдан соң Әфганстанда чит ил гаскәрләре калмаячак дигәнне аңлатмый.

“Безнең максат – Әфганстанның дошманнарын җиңү. НАТО бу эшне ахырына кадәр җиткерәчәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG