Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ракета калканы проектында тигез партнер булырга тели


Лиссабон – Русия НАТОның ракета калканы өлкәсендә хезмәттәшлек итү тәкъдименә уңай караш белдерсә дә, бу проектка шундук кушылудан әлегә тотылып калды.

Русия президенты Дмитрий Медведев сүзләренчә, Мәскәү бу проектка үзенең белгечләрен җибәрергә әзер, ләкин әгәр аны тигез һәм тулы күләмле партнер итеп танымыйлар икән, Русия бу проекттан шундук чыгарга мөмкин.

Моңа кадәр американ президенты Барак Обама Русиянең ракета калканы өлкәсендә НАТО белән хезмәттәшлек итү ихтималына хуплау белдергән иде. Бу адым элекке көндәшлекне уртак янауларга каршы хезмәттәшлеккә әйләндерер иде, диде ул.
XS
SM
MD
LG