Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:53

Ирландиянең ярдәм соравыннан соң евро бәясе күтәрелде


Ирландия Европа Берлегеннән рәсми рәвештә финанс ярдәме сораганнан соң, Европа базарларында кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләре арта бара.

Долларга карата евро бәясенең дә артуы күзәтелә.

Европа Берлегенең финанс министрлары Ирландиягә матди ярдәм бирергә ризалык бирде инде.

Бүген Халыкара валюта фонды вәкилләре катнашында кредит килешүе турында сөйләшүләр башланырга тиеш.

Дублинга 90 миллиард евро чамасы кредит бирелер дип көтелә.

Бу акча Ирландиягә банк тармагындагы кризистан чыгу өчен кирәк.

XS
SM
MD
LG