Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

БМО: Бер миллиардлап кеше табиб ярдәменнән мәхрүм


Дөнья сәламәтлек оешмасы дөньяда бер миллиардлап кеше кирәк булганда бернинди дә табиб ярдәме ала алмый һәм медицина ярдәме өчен түләүләр ел саен 100 миллионлап кешене бөлгенлеккә төшерә дип белдерде.

Сәламәтлек саклау системнарын финанслау турындагы әлеге дөньякүләм хисапта БМОның сәламәтлек оешмасы барлык илләр дә, байлары да, ярлылары да барлык кешеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү өчен күбрәк эшли ала ди.

Дөнья сәламәтлек оешмасының сәламәтлек саклау системнарын финанслау бүлеге мөдире Дэвид Иванс хисапны тәкъдим иткәндә “кайберәүләр өчен медицина ярдәме бөтенләй юк, кайберәүләрнең аңа акчасы җитми”, - диде.

XS
SM
MD
LG