Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җанисәбендә миллионнан артык кеше катнашмаган


Русия Федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов октябрь аенда үткән илкүләм җанисәптә бер миллионнан артык кешенең катнашмаганлыгын белдерде.

Җанисәптә катнашудан күбесе дини сәбәпләр белән баш тарткан. Суринов әйтүенчә, шундый ысул белән социаль протест хәм хакимияткә ышанмауларын белдерүчеләр дә булган.

Статистика комитеты башлыгы әйтүенчә, Мәскәүдә яшәүчеләр саны арткан, зур булмаган шәһәрләрдә халык саны үзгәрмәгән, авылларда исә кимегән.

Соңгы мәгълуматларга караганда, Русиядә 143 миллионлап кеше яши. Суринов бу моңарчы чама белән исәпләгәннән бер миллионга күбрәк диде.
XS
SM
MD
LG