Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: Торак яңартуда акча белән уйнауга юл куелмаячак


22 ноябрьдә Татарстан Министрлар кабинеты Чаллыда күчмә утырыш уздырды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлек башлыклары, прокуратура, милиция, ФСБ җитәкчеләре катнашты.

Русиядә торак йортларны төзекләндерү турындагы канун 3 ел элек гамәлгә керде. Шул вакыттан алып Татарстанда 2 миллион 500 мең кв. метр торак төзәтелгән, моңа 22 миллиард сум акча тотылган. Алдагы елларда республикада 8 мең йортны төзәтү бурычы тора.

22 ноябрьдә Татарстан Министрлар кабинеты Чаллыда күчмә утырыш уздырды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлек башлыклары, прокуратура, милиция, ФСБ җитәкчеләре катнашты.

Утырышны алып баручы Миңнеханов Русия президенты Дмитрий Медведевның Татарстанга соңгы сәфәре вакытында торак-коммуналь хезмәтләренә югары бәя бирүен искә алды.

Тузган торакны яңарту юнәлешендә федераль ярдәмнең зур булуын, алга таба да Мәскәү ярдәменә өмет баглавын әйтте. Соңгы 3 елда торак яңартуга 22 млрд. сум акча тотылса, Миңнеханов әйтүенчә, шуның 23%ы - җирле казна акчалары булган.

“Башкарган матур эшләр өчен безне, мәсәлән, 1 млн. халык мактаячак. Йортлары яңармаган 2 млн. халык, киресенчә, безне тиргәячәк. Шуның өчен, йортларны төзәтү эше тукталмаска тиеш”, дип ассызыклады Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, 2011 елда федераль казна Татарстанга торак яңартуга 1 млрд. сум акча бирәчәк. Бу акчаларга республикадан һәм халыктан җыелганнары өстәлеп, 2 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Кунаклар машина күргәзмәсендә дә булып китте
Чаллыдагы утырышта Русиянең торак-коммуналь ширкәтләренә теләктәшлек вакыфы, дәүләт корпорациясенең идарә рәисе Константин Цицин катнашты. Ул торакны төзәтү нисбәтеннән Татарстан – Русиядә иң яхшы төбәк, дип билгеләп китте.

Төзәтү эшенә халыктан 1 млрд. сум акча җыюны яхшы күрсәткеч, дип бәяләде. Русия вәкиленә соңрак Миңнеханов “Казанның 1000 еллыгы” медален тапшырды.

Татарстанның торак-коммуналь һәм төзелеш министры Марат Хөснуллинның Мәскәүгә эшкә китүе әйтелсә дә, 22 ноябрьдә ул әле Чаллыда иде.

“Татарстанда төзекләндерү үткәрелгән йортлардагы фатирлар бәясе 15-25%ка артты. Тулысынча төзәтү эшләрен башкарыр өчен 50 млрд. сум кирәк булачак. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дөнья илләрендә 95-96% булса, Татарстанда мондый җыем 98% дәрәҗәсендә”, ди Хөснуллин.

“Кайберәүләр торак яңарту програмында шома гына акча эшләргә тели. Бу хакта хәбәрләр ишетелгәләп тора. Моңа юл куелмаячак”, диде президент Миңнеханов утырыш азагында.

Күчмә утырышта катнашучылар “Азатлык” мәйданына куелган машиналар күргәзмәсе белән дә танышты.
XS
SM
MD
LG