Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы яңа метро тукталышы “Ак Барс” дип аталачак


Казандагы “Мэтроэлектротранс” ширкәте баш мөдире Әсфән Галәүев Декабристлар урамындагы метро тукталышының “Ак Барс” дип аталачагын белдерде.

Галәүев әйтүенчә, “Ак Барс” исеме иң күп тавыш җыйган, һәм республика җитәкчелеге дә тукталышларның берәрсе Татарстанның дәүләт тамгасы исемен йөртергә тиеш дигән фикердә.

“Мэтроэлектротранс”ның интернет сәхифәсендәге тавыш бирүдә тавышларның яртысыннан артыгын “Кәҗә бистәсе” исеме җыйган иде. “Ак Барс” исеме исә 0,5 процент кына тавыш җыйды.
XS
SM
MD
LG