Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Татарстан президентсыз каламы? – II


Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина, Сергей Сергеев

Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина, Сергей Сергеев

Татарстанда президентлык бетерелгәч, республиканы нинди язмыш көтә? Татарстан бүген нишли ала?


“Азатлык”та узган якшәмбедә “Татарстанда президентлыкны ничек саклап калырга?” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. “Татарстанда президентлык бетерелгәч, республиканы нинди язмыш көтә?” дигән темага оештырылган түгәрәк өстәл шуның дәвамы булып тора. Анда сәясәтче Сергей Сергеев, язучы, милли хәрәкәт ветераны Зәки Зәйнуллин, Мәскәү журналисты Яна Амелина, Казан федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов катнашты.

Саша Долгов. Русия җимерелгәч, Татарстанга юл ачыламы?

Зәки Зәйнуллин.
Китап базарында урыслар белән сөйләшеп, алардан мәгълүмат алам. Урыслар арасында Медведев белән Путинга ышанган бер генә кеше дә юк. Алар ышанычларын тулысынча югалтты.

Рәис Сөләйманов. Зәки абый, татарлар арасында Шәймиев белән Миңнехановка ышанган кешеләр күпме? Берәү дә юк.

Зәки Зәйнуллин. Татарлар хәзер Шәймиев белән Миңнехановтан аерылды.

Рәис Сөләйманов.
Русия җимерелүдән безгә файда юк. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга авырлык киләчәк.

Зәки Зәйнуллин.
Рәис, Русия җимерелгәч, Татарстанга начар булыр дип, юк сүз сөйләмә!

Зәки Зәйнуллин һәм Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов.
Нишләп начар буласын хәзер аңлатам. Татарстанны Азәрбайҗан яки Таҗикстан язмышы көтә. Менә Азәрбайҗан нефтькә – бай ил. Әмма кешеләрнең күпчелеге Русиядә эшли. Бәйсезлек алса, Татарстанны да шул хәл көтә.

Зәки Зәйнуллин.
Рәис, син урыс шовинисты кебек сөйлисең. Син гел начарлык эзлисең.

Рәис Сөләйманов. Мин урыс кебек түгел, яшь татар милләтчесе буларак сөйлим.

Зәки Зәйнуллин. Таҗикстанда, Үзбәкстанда халыклар яхшырак яши.

Рәис Сөләйманов.
Зәки абый, без сезнең белән аерылабыз: сез – өлкән, мин – яшь буын кешесе.

Зәки Зәйнуллин. Яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да юньсез кешеләр бар.

Саша Долгов. Әйдәгез моннан китеп, президентлыкны саклау мәсьәләсенә кайтыйк әле.

Яна Амелина, Рәис Сөләйманов. Кирәкме соң ул безгә президентлык?

Рәис Сөләйманов. Аны бит барыбер билгеләп куялар.

Зәки Зәйнуллин. Әйе! Хәзер президентлык кирәкми. Мин моны милли патриот буларак әйтәм. Президент посты, Миңтимер Шәймиев безгә ни бирде?

Рәис Сөләйманов. Әйдәгез, Шәймиевнең нәрсә алуын ачыклыйк.

Зәки Зәйнуллин. Кирәкми. Президент алырга да тиеш.

Саша Долгов. Президентлык бетерелгәч, конституциядән суверенитет сүзен алып ташлаулары ихтимал. Аннан икетеллекне, милли республика статусын бетереп, Татарстанны күрше төбәккә кушып куймаслармы?

Сергей Сергеев. Төрле фикерләр бар. Татарстанга Сембер өлкәсен яки Сембергә Татарстанны кушарлар дигән сүзләр йөри. Мин алай эшләрләр дип уйламыйм. Татарстан элекке хәлендә калыр. Икетеллеккә килгәндә, Татарстанда урыс һәм татар телләре гамәлдә. Дөрес, 309нчы федераль канун күпләрне куркыта. Әмма милли хәрәкәт активистлары да (мин тарихчы Дамир Исхаков турында) бик акыллы фикер әйтте. Алар фикеренчә, татар телен өйрәнәсе килмәгән кешеләрне зур акчалар сарыф итеп, укытып та тормаска кирәк. Чөнки моның мәгънәсе юк.

Мин 309нчы канун татар балаларын туган телләреннән мәхрүм итә дип санамыйм. Һәр милләт кешесенең туган телендә белем алуы – аның изге хокукы. Кеше баласын нинди телдә кирәк дип саный, шул телдә укыта ала.

Рәис Сөләйманов. Икетеллек мәҗбүри булмаячак.

Зәки Зәйнуллин. Бу урыслар белән сөйләшеп утыруның мәгънәсе юк. Аларда Татарстанны яклау теләге юк, алар урысча фикерли. Яна Амелина – бөтенләй Мәскәүнеке.

Безне кыйныйлар, юкка чыгаралар. Ә сез безне, барыбер татарча сөйләшерсез дип, тынычландырган буласыз. Урыс халкы елдан-ел кими. Урыс халкы кимемәсен өчен, татарның телен юкка чыгарып, аны урыс итмәкчеләр. Урыслар телләрен кысканга түгел, эчкечелектән кырыла.

Саша Долгов. Президентлыкны бетерү Русиягә нәрсәгә кирәк?

Зәки Зәйнуллин. Русияне таралудан сакламакчы булалар.

Сергей Сергеев. Моның мәгънәсен күрмим. Төбәкләрдә президентлыкны калдырып була иде. Әмма илдә бер генә президент булырга тиеш дип санала. Бәлки, мин кискен әйтеп куярмын. Мисал өчен, Малайзиядә президент – бердәнбер.

Зәки Зәйнуллин.
Бөтен урыслар да президент берәү генә булырга тиеш дип саный. Бөтенесе дә. Татарстандагы теләсә кайсы урыс: Русиядә президент берәү генә булсын, дип әйтәчәк.

Саша Долгов. Рәис, бу турыда ни уйлыйсың?

Рәис Сөләйманов. Төбәкләрдә президентлыкны бетерүгә башкача карыйм. Бу фикерне Чечня президенты Рамзан Кадыйров әйтте, ул шулай итеп Мәскәүгә бәйлелеген күрсәтергә тели. Шул рәвешле бу бәйлелекне башка республикаларга да тага. Кадыйров үзенең бәйлелеген күрсәткәч, Мәскәү моңа игътибар итәргә тиеш. Федераль үзәк Рамзанга зуррак мөмкинлекләр бирә.

Зәки Зәйнуллин. Рамзан Кадыйровның кушканны гына әйтүе аңлашыла.

Сергей Сергеев. Рамзанга Мәскәү: туктап тор, тынычлан, дип тә әйтә алыр иде. Бу очракта ул әзерләгән инициатива төбәкләрнең бертигез булуы, аларда Дәүләт Шурасы, президент сүзенең булмаска тиешлеген белдерә.

Зәки Зәйнуллин.
Сергей бу урында дөрес әйтә.
Сергей Сергеев


Русия бюрократиясендә кирәгеннән артык тырышу дигән психологик авыру бар. Мин моны Николай Ежов синдромы – ежовщина дип атыйм. Ежовны Сталин Казакъстаннан китерә, ул көн-төн эшләүче кеше була. Репрессия вакытында кешеләрне кушканнан да күбрәк аттырган, планны арттырып үтәгән. Кеше атуны 2-3 тапкыр арттырырга да риза булган. Әмма ахырда үзе дә юк ителә, күпләгән халык атыла. Бу – Ежов синдромы, бу – авыру...

Зәки Зәйнуллин. Татарлар арасында Ежовлар тагын да күбрәк.

Саша Долгов. Рәис, бюрократия башында торган кешеләрне бюрократия, ягъни президентлыкны бетерү юкка чыгара аламы?

Рәис Сөләйманов. Кызык хәл. Президентлыкны бетергәч, премьер-министр кирәк булырмы? Бәлки, Русиядә премьер да берәү генә булырга тиештер? Башкортстанда моны эшләделәр бит инде.

Зәки Зәйнуллин. Элек Казан губернасына губернаторны патша билгеләп куйган.

Рәис Сөләйманов. Бәлки, тагын шулай итәргәдер?

Зәки Зәйнуллин. Шуңа таба бара бит инде. Син аны аңламыйсыңмы?

Рәис Сөләйманов. Аңлыйм инде.

Саша Долгов. Димәк, Татарстанның сәяси юллары ябык. Шуңа республика спортны үстерә, Болгар һәм Зөяне торгыза?

Зәки Зәйнуллин. Хәзер Шәймиев Болгар белән Зөяне казый башлады.

Рәис Сөләйманов. Ул Болгарны казып юкка чыгара.

Зәки Зәйнуллин. Мин татар кешесе буларак Казанны алу өчен төзелгән Зөяне торгызуны ничек кабул итәргә тиеш? Шәймиев – элекке президент, татар кешесе, ә хәзер Зөяне торгыза?!

Рәис Сөләйманов. Шәймиев – Шаһ Гали. Ул да Зөяне төзергә булышкан, хәзер Шәймиев аны торгыза башлады.

Сергей Сергеев. Беренчедән, Шәймиев үзе казып, төзеп йөрми. Икенчедән, Болгар һәм Зөяне торгызуның асылы шунда: тигезлек булырга тиеш. Бәлки, бу кайберәүләргә ошамыйдыр. Болгар – ул татар халкы ядкаре булса, Зөя – ул...

Зәки Зәйнуллин. Зөя – Татарстанның колонизация һәйкәле.

Сергей Сергеев. Колонизация һәйкәле дип уйламыйм.

Зәки Зәйнуллин. Ничек инде колонизация булмасын? Урыслар Зөяне Казанга һөҗүм итәр өчен төзи.

Сергей Сергеев. Алайса, Татарстанда тагын кайсы урыс һәйкәлен торгызырга?

Зәки Зәйнуллин. Казанда урыс һәйкәлләре юк.

Сергей Сергеев. Болгарны гына торгызу дөрес булмый.

Зәки Зәйнуллин. Монда 450 ел элек урыс һәйкәлләре булмаган. Аларны торгызып торасы юк.

Сергей Сергеев. Димәк, татар һәйкәлләрен генә торгызырга?

Зәки Зәйнуллин.
Әлбәттә. Казанда урыс эзе булмаган. Сез бит Америкада урыс һәйкәлләрен яңартып йөрмисез.

Сергей Сергеев. Америкада урыс Аляскасы һәм Калифорниясе бар!

Рәис Сөләйманов. Зәки абый, Шәймиев бүген Шаһ Гали кебек.

Зәки Зәйнуллин. Урыс кебек уйларга кирәкми! Син татар бит!

Рәис Сөләйманов. Мин беләм аны.

Зәки Зәйнуллин. Шаһ Гали дип утырма!

Рәис Сөләйманов. Шаһ Гали, Шаһ Гали, Шаһ Гали... Шулай бит инде. Шаһ Гали Явыз Иванга Зөяне төзергә булышкан, бүген Шәймиев утрауны яңарта башлады.

Зәки Зәйнуллин. Син минем сүзләрне кабатлыйсың.

Рәис Сөләйманов. Алайса, Шәймиевкә каршы сөйләгез! Ә сез аны яклаячакмын дип утырасыз.

Зәки Зәйнуллин. Мин җирдә яткан кешене беркайчан да кыйнамыйм. Шәймиев хәзер президент түгел инде. Пикетлар оештырган вакытта, татар милиционерлары плакатларны йолкып алалар иде.

Рәис Сөләйманов. Зәки абый, ә ни өчен сез алайса аны яклыйсыз? Шәймиев бит сезне файдаланган, ул – сатлыкҗан.

Сергей Сергеев. Чөнки башка яклар кеше юк.

Зәки Зәйнуллин. Минем Шәймиевне урыс кулына биреп, дөнья җәмәгатьчелегендә “татарлар икенче башлыкларын да урыска сатты”, дигән фикер уятасым килмәде. Син бераз уйла!

Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов.
Шаһ Галине сатып була.

Зәки Зәйннуллин. Без Шаһ Галине куып чыгардык.

Саша Долгов. Сергей әфәнде, Татарстан сәяси көчен югалткач, республикада исламлашу шаукымы башланачак дигән фаразлар бар. Бу мөмкинме?

Сергей Сергеев. Кайвакыт Татарстанда исламлашу көчәячәк дип әйтәләр. Кайбер урыннарда фундаменталь агымнар керә.

Әмма моны күпертергә, вахабилык, сәләфилек таралуны арттырып күрсәтергә кирәкми. Дөрес, кыска ыштан киеп йөрүчеләр, яшьләр төркемнәре дә бар. Әмма бу куркыныч түгел. Бәлки, бу арттырылып күрсәтеләдер?

Зәки Зәйннулин. Сезнеңчә, фундаменталь ислам нәрсә ул?!

Сергей Сергеев, Рәис Сөләйманов. Ваһабилык!

Зәки Зәйнуллин. Ә ваһабилык нәрсә?

Сергей Сергеев. Исламда милли гореф-гадәтләр булмаска тиеш дип санау.

Саша Долгов. Зәки абый, Сергей Сергеев татарларга исламның ят агымнары керә дип әйтеп китте. Сез башкача уйлыйсызмы?

Зәки Зәйнуллин. Казанга кайткач, мәчеткә йөри башладым. Әни миңа ике дога өйрәткән иде, намаз да укый башладым. Әмма ярты елдан мәчеткә йөрми башладым. Сәбәбе: Татарстандагы ислам, шулай ук Уфа мөфтие, 1789 елдан башлап урыс чиркәвенә, урысларга хезмәт итә.

Рәис Сөләйманов. Әмма Татарстан мөфтиен Шәймиев билгели.

Зәки Зәйнуллин. Юк! Аларны Мәскәү куя.

Саша Долгов. Яна, Татарстанда исламлашу көячәкме?

Яна Амелина. Татарстанның исламлаша баруын арттырып һәм шул ук вакытта киметеп күрсәтергә ярамый. Чынбарлыкны аңларга кирәк. Чөнки исламлашу белән Татарстанның, бөтен Русиянең, монда яшәүче халыкның язмышы бәйле. Кызганыч, соңгы өч ел эчендә Татарстанда исламлашу өлкәсендә хәл үзгәрде. Татарстан белән Төньяк Кавказны чагыштырсак, икесендә дә бер үк хәл күзәтелә.

Әмма хәзергә, Аллага шөкер, Идел буе республикалары Кавказда барган вакыйгалардан арттарак бара. Татарстан юлы да шундый булачак. Әгәр дә фундаменталь исламга каршылык күрсәтелмәсә, Татарстан да шул юлдан китәчәк. Шулай да Дагыстан республикасыннан аермалы буларак, хәлне җиңел генә, репрессияләрдән башка, көч кулланмыйча гына үзгәртеп була.

Татарстанга кергән чит ислам агымнарына каршы чараларны бүген үк күрергә кирәк. Чөнки 2 елдан хәлләрнең башкача булуы, сыйфат ягының да яхшыруы ихтимал. Ул вакытта инде башка чаралар күрергә туры киләчәк.

Татарстан дәүләтчелегенә килгәндә, мин республиканы яратам, аның 90 еллар башындагы кебек Русиядә федератив, милли эшләрнең башында торуын телим. Әмма бу рольне хәзер Чечня алды, Татарстан беренчелеккә омтылмый да. Шуңа Татарстанны киләчәктә зур уңышлар көтми.
Яна Амелина


Икътисад – икътисад кына ул. Әмма универсиада вакытында салынган сарайлар Татарстанны Русиягә, дөньяга күрсәтүдә уңай йогынты ясамаячак.

Саша Долгов. Президентлык бетерелгәч, Татарстан белән ни булып бетәр? Җитәкчелекне дә хакимияттән читләштермәсләрме?

Рәис Сөләйманов. Хәзер Шәймиев Миңнехановтан аермалы буларак, үзен формаль булмаган юлбашчы итеп күрсәтергә тели. Билгеле, аның бу уе барып чыкмаячак. Аны вакытлыча гына түзеп торалар. Аннан шуны да онытмыйк, Шәймиевкә 73 яшь. Без аңа исәнлек-саулык телибез. Әмма аннан соң бернинди дә дәүләт киңәшчеләре булмаячак. Миңтимер Шәймиев юллар ябылганчы, үзенең инициативаларын белдереп торачак. Шулай да аны тиздән почмакка кысачаклар, шуңа күрә ул хәзер ислам проектларына ябышырга тели.

Татарстанны ни көтә? Татарстанны Мари Иле яки Удмуртия язмышы көтә. Татарстан да Мари Иле президенты Леонид Маркелов кебек инициативасыз җитәкчеле, гадәти милли төбәк булачак. Әле милли республика булып сакланса? Аннан соң премьер-министр вәкаләте дә бетерелер. Татарстан җитәкчесен хөкүмәт башлыгы дип кенә атый башларлар.

Суверенитет өчен көрәшкән Шәймиев, Мөхәммәтшиннар суверенитетны баю, урыннарын саклау өчен җиңел генә сатачаклар. Ә гади халыкка – татар милләтенә алар төкереп тә бирми.

Яна Амелина. Мин Рәис белән килешәм. Татарстанга әллә ни яхшы әйбер эләкмәячәк. Татарстан хакимнәренә каршы чаралар күрелмәс, чөнки моңа сәбәп тә юк. Алар бөтенесен дә үзләре биреп бетереп бара.

Шәймиевнең ислам проектларына килгәндә, Русиядә ислам кабул итү көнен рәсмиләштерү теләге барып чыкмады. Бу чикне узып булмый.

Сергей Сергеев. Татарстан – Русия кояш системасындагы планета. Телибезме без моны, теләмибезме – ул моннан китә алмый. Рәис Сөләйманов әйткән кебек ул гадәти төбәк булмаячак. Элекке шөһрәте сакланыр.

Зәки Зәйнуллин. Элекке шөһрәт дип, ни турында әйтәсез?

Сергей Сергеев. Казанның 1000 еллыгына, Универсиадага салынган сарайлар.

Рәис Сөләйманов. Шәймиев һәм Миңнехановка...

Зәки Зәйнуллин. Рәис, җирдә яткан кешеләрне кыйнарга кирәкми! Син чын татар бит!

Рәис Сөйләманов. Әйе.

Зәки Зәйнулин. Шәймиев вакытында берни сөйләмәдең, ә хәзер аны сүгәсең.

Саша Долгов. Сергей әфәнде, Татарстан хакимнәрен ни көтә?

Сергей Сергеев. Аларның киләчәк язмышын юрыйсым килми. Тотрыклы элита үз урынында калачак. Картайган кешеләр вакыт җиткәч китәрләр, аларга алмаш табылыр. Монда барысы да план белән бара.

Саша Долгов. Зәки абый, соңгы сүзне сез әйтәсез. Президентлыкларны бетерү нәрсә белән тәмамланыр?

Зәки Зәйнуллин. Татарстан белән Мәскәүгә авыр булачак. Яна, көлеп утырма, син әле башка җырлар җырларсың! Татарстан тынычланды дип юкка тынычланасыз. Без – озак уйлана, тикшерә торган, сабыр халык. Төлке куянны тотса, кая качарга белмәгән куян төлке белән сугыша башлый. Татар халкы бүген нишләргә белмәгән куян хәлендә. Урыслар, сез бүген Русиянең таркалуын күрмисезмени?!

Саша Долгов. Татарстанда президентлыкны бетерү киләчәктә республикага тискәре йогынты ясаячак. Әмма хәзергә җитәкчелек президент постын саклау турында сөйләми, моңа каршы килергә дә уйламый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG