Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камбоджидагы тапташта үлүчеләр саны 378-гә җитте


Камбоджидагы этеш-тапташта үлүчеләр саны, рәсми мәгълүматларга караганда 378-гә җитте. 700-дән артык кеше яраланган.

Фаҗига башкала Пномпеньдә яңгырлар мизгеле тәмамлануга багышланган тантаналар вакытында булды.

Тапташ Тонлесап елгасы аша салынган тар күпердә башланган. Сәбәбе әлегә билгесез.

Хакимият корбаннар саны күбрәк тә булырга мөмкин дип исәпли. Коткаручылар елгада мәетләрне эзләүне дәвам итә.
XS
SM
MD
LG