Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи ялган Талибан җитәкчесе белән очрашканлыгын кире кага


Әфганстан президенты Талибанның ялган югары җитәкчесе белән очрашуы турында АКШ басмаларының хәбәрләрен кире кага.

The New York Times газеты Талибанның иң югары җитәкчеләреннән берсе Мулла Мөхәммәт Мансурның чынлыкта Талибан җитәкчесе булмавын язып чыккан иде.

The Washington Post басмасы ул кеше чынлыкта Пакстандагы Куитта шәһәрендә яшәүче кибетче дип язды.

НАТО һәм Әфган рәсмиләре Times басмасына ялган Талибан җитәкчесе белән өч мәртәбә очрашканлыкларын, аның НАТО очкычында Кабулга, Карзаи белән очрашу өчен президент сараена китерелгәнлеген белдерде.

Карзаи исә бүген матбугат очрашуында чит ил матбугатының “пропагандасын” кабул итмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG