Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лев Толстой Русияне җимерәме?“


Лев Толстой
Лев Толстой

20 ноябрьдә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның вафат булуына 100 ел тулды. Билгеле булуынча, Лев Толстойның яшьлек еллары Казанда башланып киткән, заманында аның бабасы Казан шәһәре башлыгы булган, шуңа күрә татарлар Толстойга битараф түгел. Язучының дөньядан китүенә 100 ел тулу Толстойга кызыксынуны көчәйтеп җибәрде.

Гадәттә кешенең туган елы һәм туган көне һәрвакыт искә алына һәм түгәрәк даталар уңаеннан юбилейлар үткәрелә. Лев Толстойның вафат булуына 100 ел тулу якынлашкан саен аңа игътибар арта барды. Толстойның үлеме, аның дөньяга килү кебек үк мөһим вакыйга. Моны күпчелек бала чагыннан ук белә. 1910 елның 28 октябрендә Лев Толстой үзенең Ачык Аландагы (Ясная Поляна) йортын ташлап чыгып китә. Үзе яшәгән җәмгыять һәм тирәлеге аны туйдыра, ул мондый яшәү рәвешен, рухиятне кабул итә алмый.

Бигрәк тә рус православ чиркәвенең ялган һәм имансызлык белән тулы рухияте аның үзәгенә үтә. Лев Толстой өеннән чыгып китә һәм шушы сәфәр вакытында Астапово тимер юл станциясендә тукталып, станция мөдире өендә вафат була. Үзе исән вакытта ук ул шундый васыять калдырган: ул үлгәч, аның җәсәде тирәсенә православ руханилары якын бармаска тиеш. Толстойның романнарын, повестьләрен укып тетрәнгән миллионнарча кеше бу бөек шәхеснең һәр сүзенә колак сала, аның яшәү рәвешен өйрәнә. Шуңа күрә Толстойның гамәлләре бер гасыр үткәннән соң да күпләргә тынгы бирми.

Казанда Толстой музее ачылырмы?

Ни гаҗәп, 2010 елның ноябрь ае Лев Толстойны искә алу өчен сәбәп буларак танылмады. Язучы тормышының йомгаклары һәм иҗаты тәфсилләп өйрәнелде дип әйтеп булмый. Киресенчә, Русия матбугатында, Толстой – Русияне җимерүчеләрнең берсе, дигән гаепләүләр күренә башлады. Ә бит бер гасыр элек булган бу матәм шул вакытта ук тарихка кергән.

Казан императоры университетының (хәзер КФУ) гыйльми язмаларында университетның шәрәфле әгъзасы Лев Толстойның вафат булуына кайгыру турында язучының тол хатынына җибәрелгән телеграмма басылган. Язучы вафат булганнан соң 5 көн үткәч, профессорлар шурасы берничә студентны уку өчен түләүдән азат итү, махсус стипендияләр, Казанда Толстой урамы булдыру турында карар чыгарган.

“Камско-Волжская речь” газетында Екатерина Орлова һәм Аркадий Буховның, “Казан” газетында Владимир Тюменцевның Толстой үлеменә багышланган шигырьләре басылган. 1910 елның 17-20 ноябрендә Казан кинотеатрларында Лев Толстойны күмү турында фильмнар күрсәтелгән. 27 ноябрьдә Толстойның “Мәгърифәт җимешләре” дигән пьесасы нигезендә спектакль куелган.

Бөек язучының вафатына 100 ел тулу Татарстан, Казан зыялыларының язучы иҗатына игътибарын арттырды. Япеев урамында Толстой яшәгән йорт тергезелә, анда Лев Толстой музее урнашачак. Әмма бу бинаны тергезү һаман сузыла, төзелеш эшләренең, акча табу мәшәкатьләренең очы-кырые күренми.

Православ чиркәве Толстойга мөнәсәбәтен белдерде

Бу матәмнең юбилее махсус чаралар белән билгеләнмәсә дә, рус интеллектуаллары үз мөнәсәбәтләрен чагылдырды. Русиянең хисап пулаты җитәкчесе, илнең китап берләшмәсе президенты Сергей Степашин Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кириллга Толстойга мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклеге турында хат язган.

“Российская газета”ның 18 ноябрь санында патриарх Кирилл фатихасы белән бу хатка аның мәдәният шурасы җаваплы сәркатибе архимандрит Тихонның җавабы басылып чыккан. Ул православ чиркәве Лев Толстойны аерып чыгармады, аңа анафема, ягъни каһәрләү белдермәде, дип яза. Киресенчә, Лев Толстой үзе чиркәү мәсләгеннән китеп, үзен православ диненә каршы куйды, дип әйтелә. Әлеге хатта, Лев Толстой – фаҗигале шәхес, дип белдерелгән.

Шул ук газетта Лев Толстой үлеп яткан вакытта аның хатыны Софья Андреевнаның язучы яткан өйнең тәрәзәсеннән үрелеп карап торуы тасвирланган документаль фоторәсем бастырылган. Толстой янына Софья Андреевна кертелмәгән. Димәк Толстойның васыяте шундый булган. Менә бер гасыр инде Толстойның православ христиан диненә мөнәсәбәте, тормышка карашы шартламаган бомба кебек дәһшәт тарата. Бу катлаулы теманы бер сөйләшүдә, хәтта бер китапта да чишеп булмый.

Лев Толстой һәм татарлар

Толстойның татарларга мөнәсәбәте бик гыйбрәтле. Ул 16 яшендә кардәшләре яшәгән Казанга килеп, Казан университетының төрки телләр өйрәнү факультетында укый. “Балдан соң” дигән хикәясендә ул татар солдатын кыйнау турында ачынып яза.

Атаклы татар галиме Садри Максуди 1901 елда Лев Толстой белән очрашырга тели. Чит илгә сәфәргә китер алдыннан ул вакытта 22 яшьтә булган Садри Максуди Ачык Аланга килә. Граф Толстойның хатыны Софья Андреевна холыксызланып, Толстойга килүчеләрне аның янына кертмәскә тырыша. Әмма Толстой Садри Максудине кабул итеп, 3 сәгать дәвамында фикер алыша.

Фәлсәфә фәнен тирән аңлаучы бу язучы Садри Максудинең кайбер сорауларына шакката. Татар егете шушы даһи аксакалдан болай дип сорый. Ни өчен бүре сарык бәрәнен ашый? Ни өчен зур балык кечкенә балыкны йота? Бу сорауларда балыклар һәм бәрәннәр, бүреләр турында түгел, ә халыклар турында сүз барганын аңлаган бөек язучы Садри Максудинең мондый тирән фикерләвенә гаҗәпләнә һәм аның сорауларына гади һәм мәгънәле җавап бирүне мөмкин дип тапмый.

Лев Толстойның усаллыкка көч белән җавап бирмәү фәлсәфәсе мөселман әдипләренең фикер рәвешенә якын. 1909 елда Лев Толстой мөселман фиркасен оештыручы Гайнан Вәисовны үз йортында кабул итеп, 3 көн буе сөйләшә. Граф Толстойның татарларга мөнәсәбәте һәм Вәисов белән очрашуы турында Казан университеты профессоры тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев болай диде:

"Лев Толстой татарларга бик җылы карашта булган дип уйлыйм. Чөнки ул татарларның хәле белән, җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бик кызыксынып торган. 1909 елда ул Иван Наживинны Казанга җибәрә. Наживин Гайнан Вәисовны табып, мөмкинлеге булса Толстой янына Ачык Аланга килүен сорый. Гайнан Вәисов шатланып бу тәкъдимгә риза була. Вәисов Толстойның эш өстәлендә Париждан кайткан Коръән китабын күрә. Шунда ул Толстойның Коръәнне, мөселманнар һәм татарларның тормышын яхшы белүен аңлый", диде Рәмзи Вәлиев.

Шулай итеп, татар милли фәлсәфәсен һәм Ислам рухиятен өйрәнүчеләргә Лев Толстойның карашлары белән танышырга, аның кешелеклелек кыйбласын православ диненнән аерып карарга кирәклеге ачыктан-ачык күренеп тора. Татарларны Толстойдан, Толстойны татарлардан башка аңлау мөмкин түгелдер. Язучының дөньядан китүеннән 100 ел тулгач та, бу тагы да әйбәтрәк аңлашыла.
XS
SM
MD
LG