Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә театрлар парады дәвам итә


Минзәлә театры "Мөһаҗирләр" әсәрен сәхнәләштергән. Баш рольдә -- Ренат Бәдретдинов
Минзәлә театры "Мөһаҗирләр" әсәрен сәхнәләштергән. Баш рольдә -- Ренат Бәдретдинов

Мәскәүдә көз айларында башланган Татарстан театрлары спектакльләре дәвам итә.

Әле октябрь аенда гына Татарстанның Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры мәскәүләргә заманча эшләнгән «Башмагым» спектаклен күрсәткән иде. Бу театр яңадан декабрь аенда Рифат Фәттаховның «Рәшит Ваһапов» дигән китабы буенча Ренат Харис язган «Умырзая» музыкаль драма әсәрен алып килергә җыена.

Октябрь аенда узган Яшьләр театры тамашаларыннан соң, Мәскәүгә Кәрим Тинчурин исемендәге театр да бер генә спектакле белән килеп киткән иде. Ә менә шушы көннәрдә генә мәскәүләрне спектакльләре һәм мәдәни үзәктә күрсәтелгән концерт программасы белән Минзәлә театры артистлары сөендереп китте.

Тамашачылар залы
Бик күп еллар Мәскәүдә булмаган Минзәлә театры да дүрт ел элек башкалага килеп, Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектаклен зур уңыш белән күрсәтеп киткән иде. Ә инде бу юлы алар ике спектакль алып килгәннәр. Аның беренчесе Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» әсәре буенча эшләнгән «Мөһаҗирләр» спектакле булса, икенчесе Туфан Миңнуллинның шушы елларда гына язылган «Мулла» спектакле иде.

Эш көннәре булгангамы, спектакльләр аншлаг белән узды дип әйтеп булмый. Ләкин килгән хәтле тамашачы минзәләләр күрсәткән тамашадан шул хәтле разый калып, спектакльләр ахырында артистларны аяк өсте торып 15 минут буе алкышлады, сәхнәдән җибәрми торды. Бу инде уңыш иде.

«Мулла» спектакле куелган көнне аларны хәтта һәр җомга Русия телевидениесеннән күрсәтелә торган «Мөселманнар» тапшыруы да төшереп алды.

Мәскәүдә театр парады әле моның белән генә тәмамланмады. 2011 елның гыйнвар башыннан башкалага Галиәскәр Камал театры да киләчәк һәм сигез көнлек гастрольләрендә Мәскәү тамашачысына ун спектакль күрсәтәчәк.

Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров
Узган шимбәдә Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында, ягъни Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Галиәскәр Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров, театрның кайбер артистлары журналистлар һәм тамашачылар белән очрашты. Шамил әфәнде мәскәүләргә гыйнвар аенда булачак уйналачак спектакльләр хакында сөйләде. Сәхнәдәге экранда спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде.

Очрашуны Луара Шакирҗанова алып барды. Шулай ук театрның өлкән артисты Хәлим Җәләлов чыгыш ясады, Фуат Әбубәкеров скрипкада уйнады һәм Мубай үзенчәлекле итеп татар халык җырларын башкарды.

Галиәскәр Камал театры соңгы елларда Мәскәүгә ике елга бер мәртәбә унга якын спектакле белән килеп тора. Бу юлы да алар тамашаларын Мәскәүнең нәкъ үзәгендәге, Зур театр янында урнашкан Кече театр бинасында күрсәтәчәкләр. Театр кунаклары әйтүенә караганда, быел Мәскәүгә әле биредә бер тапкыр да күрсәтелмәгән өр-яңа спектакльләр генә киләчәк.

Шулай итеп, 13 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Мәскәү, гадәттәгечә, Камал театры гастрольләрен көтә. Билетлар инде сатыла да башлаган.
XS
SM
MD
LG