Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Русия һәм Кытай үзара сәүдәдә үз акчаларын куллануны арттырачак


Русия белән Кытай үзара сәүдәдә үз милли акча берәмлекләрен куллануны арттыру турында килеште.

Русия һәм Кытай банклары арасында ике миллиард долларлык даими кредит юлын ачу турында да килешенде.

Бүген бу турыда Питербурда Кытай дәүләт шурасы рәисе Уэн Зябао белән очрашудан соң Русия премьер-министры Владимир Путин белдерде.

Путин шулай ук очрашуда Кытайга Русия газын сату мөмкинлекләре өлкәсендә дә тәрәккыятькә ирешелүен әйтте.

Быел Русия белән Кытай арасында тауар әйләнеше 56 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG