Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түләүле юл төзелешенә 100 миллиард сум сорый


Татарстан “Европа-Көнбатыш Кытай” түләүле юлының Шәле-Баулы арасындагы өлешен төзү өчен федераль бюджеттан 100 миллиард сум сорый.

Бу турыда "Интерфакс" агентлыгына президент Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Миңнеханов әйтүенчә, хәзер Русия транспорт министрлыгы белән бу төзелешне финанслау турында сөйләшүләр бара.

Миңнеханов министрлык төзелешкә ул акчаларны биргән очракта юлның тиз арада салыначагын әйтте.

“Бу юл Европадан Кытайга иң кыска юл булганга күрә, проект үз чыгымнарын тиз арада кайтарыр дип өметләнәбез”, - ди Татарстан президенты.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG