Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Сеул Пхеньянны Көньяк Кореяга һөҗүм итүдә гаепли


Утка тотылган Көньяк Корея авылы

Утка тотылган Көньяк Корея авылы

Төньяк Корея Көньяк Кореяның Йонпьең утравын туп утына тотканнан соң, Көньяк Корея хәрби көчләре сугыш әзерлеге хәленә китерелде.

Көньяк Корея президенты Ли Мең Бак ике ил арасында хәрби гамәлләрнең тагын да артуына юл куймаска тырышуын белдерде.

Ул моны хөкүмәтнең җир астындагы сыену урынында үткән гадәттән тыш утырышыннан соң әйтте.

Көньяк Корея киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Сеул Пхеньянны, мондый провокацияләрдән тыелмаган очракта, каты җавап кайтарачагы турында кисәткән.

Йонпьең утравында утка тотылган йортлар яна
Сишәмбе иртәсендә ике ил арасындагы чик буена якын урнашкан утрауга бер сәгать чамасы дәвам иткән һөҗүм нәтиҗәсендә ике хәрби һәлак булган, дистәдән артык кеше яраланган, дистәләрчә йортка ут капкан. Җирле халык аннан читкә күчерелгән.

Төньяк Корея хәрби очкычларының килүенә юл куймау өчен Сеул шунда ук үзенең F-16 һөҗүм очкычларын күккә күтәргән.

Төньяк Корея исә беренче булып һөҗүм иткәнлеген кире кагып, Сеулның һөҗүменә җавап буларак ут ачканлыгын белдерә.

Һөҗүм Көньяк Корея хәрбиләре Сары диңгездәге бәхәсле чик буенда гадәти хәрби күнегүләр үткәргән чакта башланган булырга охшый.

Көньяк Корея артиллериясе аларга җавап уты ачкан һәм хәрби чаралар тиз арада тагын да көчәеп киткән.

Бу соңгы күп еллар эчендә Корея ярымутравындагы иң зур кораллы каршылык.

Сары диңгездәге әлеге чик бәхәсе моңарчы да төньяк белән көньяк арасында күпсанлы хәрби бәрелешләргә сәбәп булган иде.

Март аенда чик буенда Көньяк Кореяның хәрби корабы батып 46 диңгезче һәлак булды. Сеул моның өчен Төньяк Кореяның торпедо һөҗүмен гаепләде, Пхеньян һөҗүм иткәнлеген кире какты.

Халыкара җәмәгатьчелек Пхеньянны хөкем итә

Вашингтон Төньяк Кореяның бүгенге гамәлен кискен хөкем итеп чыкты. Русия исә киеренкелекнең артуы “зур куркыныч” тудыра дип кисәтте.

Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров “Минемчә, бу хәлне хөкем итәргә кирәк. Бу эшне башлаучылар һәм чик буенда Көньяк Корея утравын утка тотучылар бершартсыз үз өсләренә бик зур җаваплылык ала. Үзара һөҗүмнәр белән алмашуны кичекмәстән туктатырга кирәк” диде.

Япония премьер-министры Наото Кан үз хөкүмәтенә һәм хәрбиләргә һәртөрле хәлләргә әзер тотырга кушканлыгын белдерде.

Кытай ике якны да тынычлыкны саклар өчен күбрәк тырышлык куярга чакырды.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Пан Ги Мун бу һөҗүм “Корея Сугышы тәмамланганнан соңгы иң яман хәлләрнең берсе”, - диде.

XS
SM
MD
LG