Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Шушы көннәрдә Русиянең Эчке эшләр министрлыгында төрле төбәкләрдән килгән 16 участок милиционерын бүләкләү булып узды. Хөрмәтләнүчеләр арасында Омски милиционеры – Ризван Шәймәрдан улы Якубов та бар иде. Ул Себер ягы бүлгесендә иң яхшы участок милиционеры дип табылган.


Милиция эшенә ничек килүе турында Ризван Якубов "Азатлык" хәбәрчесенә болай сөйләде:

Мәктәптән соң мин физкультура институтында укыдым. Аны тәмамлагач, алты ел район мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләдем. Аннары гаиләм белән Омскига кайтырга туры килде. Анда мин институтта бергә укыган егетләр белән очраштым. Күбесе милициядә эшли иде. Аларның тәкъдиме буенча мин дә милициягә килдем һәм участок милиционеры булып эшли башладым. Гади участковый булып биш ел эшләдем, ун ел өлкән участковый булып эшлим. 2003 елда майор дәрәҗәсе алдым. Гомум алганда, милициядә унбиш ел эшлим.

Ризван әфәнде бүгенге көндә дә шул эшендә. Һәрдаим ул белемен камилләштерә, эшен җиренә җиткереп, яңа ысуллар кулланып башкара, хезмәттәшләренең дә, участогында яшәүче халыкның да хөрмәтен казана. Ризван әфәнденең рәсеме шәһәр Үзәк бистәсенең мактау тактасына куела. Хезмәт баскычы буенча да югары күтәрелә ул. Фидакарь хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге медальләр, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Ризван әфәнде үзен әллә нинди зур эшләр башкарам дип санамый:

“Безнең төп бурычыбыз – халыкка көндәлек хезмәт күрсәтү, ә максатыбыз – җинаятьне ачу түгел, ә җинаятьне булдырмау.

Безнең участокта дүрт милиционер эшли. Һәрберебезнең үз микроучастогы бар. Без җинаять булдырмаска тырышабыз. Гаиләләргә йөрибез, нинди проблемнар бар, сорашабыз. Безгә һәркем үз үтенече белән мөрәҗәгать итә ала. Без барсына да ярдәм итәргә тырышабыз.

Мәктәпләрдә балалар белән очрашабыз, әңгәмә алып барабыз, җинаять ясамауның әһәмиятен аңлатабыз. Безнең участокта урнашкан югары уку йортында студентлар отряды төзедек. Алар белән бергә патрульгә чыгабыз, бергәләп тәртип саклыйбыз. Гомумән, төрле аңлату эшләре алып барабыз”, ди Ризван Якубов.

Участок милиционерларының тырышлыгы нәтиҗә бирми калмаган дияргә була. “Соңгы дүрт ел эчендә безнең участокта бер генә дә зур җинаять булмады. Аларны булдырмауда безнең өлешебез күп. Участокта яшәүчеләр безгә гел рәхмәт әйтеп торалар”, ди Ризван әфәнде.

Рәшит Нургалиев Ризван Якубовка мактау кәгазе тапшыра
Интернет, телефон аша һәм халыктан турыдан-туры алып барылган сорашулар нәтиҗәсендә быел Ризван Якубов Омскиның иң яхшы участок милиционеры дип табылган. Себер ягы бүлгесе буенча да ул беренчелеккә чыга һәм Мәскәүгә “Участок милиционерлары” көне бәйрәменә чакырыла. Анда аңа Русиянең төрле төбәкләреннән бүләкләүгә лаек булган 16 кеше арасында эчке эшләр министрлыгының мактау кәгазе бирелә. Бүләкне Русия Федерациясенең эчке эшләр министры, генерал Рәшит Нургалиев үзе тапшыра.

Ризван Якубов агымдагы елда Омскиның участок милиционерлары хезмәте Русия күләмендә үтә уңышлы дип табылуы турында да әйтте.

“Тәҗрибә алу максаты белән Омскида шушы көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрнең участок милиционерлары җыелачак. Алар безнең эш ысулы белән танышачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар”, диде.

Әңгәмә ахырында куелган:“Сезнең участокта татар гаиләләре бармы, алар проблемнар тудырмыймы?” дигән сорауга, Ризван Якубов:

“Әйе, татар гаиләләре бар. Әмма алар барсы да әйбәтләр, бер нинди проблем да тудырмыйлар”, дип җавап бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG