Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда “Дуслык такыясы” бәйрәме үтте


“Дуслык такыясы” бәйрәменнән күренеш
“Дуслык такыясы” бәйрәменнән күренеш

20 ноябрьдә Оренбур өлкә филармониясендә халыкара толерантлык көненә багышланган милли-мәдәни “Дуслык такыясы” бәйрәме үтте. Анда ике татар төркеме катнашты.


Програмда тормыш-көнкүреш әйберләре, халык һөнәре, әдәбият, милли киемнәр күргәзмәсе оештырылды, төрле халыкларның милли моңнары яңгырады, шулай ук биюләре дә күрсәтелде.

Күргәзмәдә татар халкының йорт- җиһазларын Оренбурның татар телен тирәнтен өйрәнүче 38нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары оештырган булса, Татар Каргалы авылыннан халык ансамбле исемен йөрткән “Эра” бию төркеме татар кызлары биюен башкарды. Тамашачылар кызларның чыгышын алкышларга күмде. Татар җырларын өлкәнең Александр районы Яфар авылыннан килгән “Ләйсән” төркеме яңгыратты.

Оренбурның 38нче мәктәбе укучылары






Төрле һөнәр ияләрен берләштергән “Ләйсән” төркеме инде 10 ел дәвамында эшләп килә. Бу хакта Әлфинур Дибаева сөйләсә, Гөлсинә Йосыпова сүзне дәвам итеп: “ Бу атнада Яфар авылы мәктәбендә беренче тапкыр “Мин татар баласы” бәйгесен үткәрәбез” , дип рухланып сөйләде .

Гөлсинә Йосыпова (с) һәм Әлфинур Дибаева “Ләйсән” төркеменнән



Шулай итеп, татар төркемнәре чакырган урыннарга барып чыгышлар гына ясап йөрми, ә үзләре дә татар рухын саклап калу ниятеннән яңа бәйгеләр уйлап таба. Яфар авылы халкы оештырачак “Мин татар баласы” бәйгесе дә моңа бер мисал.
XS
SM
MD
LG