Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда парламент сайлау нәтиҗәләре игълан ителде


Әфганстанда 18 сентябрьдә үткән парламент сайлау нәтиҗәләре игълан ителде.

Әфган Бәйсез сайлау комиссиясе башлыгы Әхмәт Манауи 34 виләятнең берсендә тавышларны санау әле тәмамланмаган, шуңа күрә бу әле тәгаен нәтиҗәләр түгел диде.

Шулай да, Манауи әйтүенчә, инде сайлаулар гамәли дип санала ала.

Парламентның түбән пулатындагы 249 урынга ике ярым меңнән артык намзәт дәгъва итте.

Сайлау тартмаларына салынган биш ярым миллионнан артык бюллетеньнең 1 миллион 300 меңләбе гамәли түгел дип санала.

Элегрәк җиңүләре игълан 24 намзәт детутатлыктан мәхрүм ителә.
XS
SM
MD
LG