Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиулла Якуб: “Асылыбызны җуймау кирәк”


Вәлиулла Якуб
Вәлиулла Якуб

Казанда төбәк сәясәтенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция бара. Анда Русия һәм чит ил тәҗрибәсе карала.

Гадәттә, мондый халыкара фәнни-гамәли чараларны ачкан вакытта, бигрәк тә Русиядә, проблемнарны күрсәтмәскә тырышалар. ТИСБИ Идарә академиясендә башланган чарада да күп очракта бары тик уңышлар гына телгә алынды.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева үзенең чыгышы вакытында төбәк үсешен ачыклаганда америка социологлары таянган “3Т формуласы”н телгә алды. Технологияләр, толерантлык һәм иҗат (творчество) ягыннан килеп караганда, төбәкнең үсүгә барамы, әллә юкмы икәнен ачыкларга була икән.

Зилә Вәлиева чыгыш ясый
“Әлеге үлчәмнәр ягыннан караганда, Татарстан бик үзгә. Республикада иң яңа технологияләр кулланылсын өчен зур көч куела. Аннан да кала бездәге түземлеккә (толерантлыкка) дөнья җәмәгатьчелеге дә игътибар итә”, ди Вәлиева.

Конференциягә мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та килгән иде. Ул вакыт тарлыгын сәбәп итеп, чыгышын кыска тотты. Республикада 2015 елга кадәр эшләячәк “Киләчәк” програмы кабул итүне белдерде. 7 томлык, меңъярым битле бу документның кыска гына өземтәсе белән мәгариф сәхифәсендә дә танышырга мөмкинлеген әйтте.

Билгеле булганча, әлеге програм кабул ителгәнгә кадәр татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырган иде. Бүген дә татар мәктәбе мөдирләре, укытучылар милли мәгариф язмышының бер-ике елдан ничек буласын ачык кына белми.

Министр ТИСБИ Идарә академиясен республикада дәүләткә карамаган иң яхшы эшләүче югары уку йорты буларак телгә алды. Анда урнашкан UNESCO кафедрасының да уңышлы эшләвен әйтеп китте.

Төбәк сәясәтенә багышланган бу халыкара чарада БДБ һәм Балтыйк буе илләрендәге UNESCO эшләре вәкилләре дә катнаша. Алар да үзләрендәге эшләрне илләренең сәясәте белән бәйләде.

Конференциядә катнашучылар
Азәрбайҗанда UNESCO эшләре комиссиясе генераль секретаре Гюнай Әфәндиева үзләрендә мәдәни мирасны саклауда кыенлыклар булуны белдерде.

“Чөнки безнең 20% җирләребез – басып алынган хәлдә, шуңа күрә андагы тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәни мирасны саклап калуда кыенлыклар туа”, диде ул.

Татарстан мөфтиенең дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Вәлиулла Якуб, төбәк сәясәтен булдырган вакытта алтын урталыкны табу зарур, дип белдерә.

“Глобальләшү һәм аңа каршы булган төбәкләшү дигән әйберләр бар. Капма-каршы процессларның алтын уртасын табарга тиешбез. Космополитизмга бирелеп асылыбызны җуймау кирәк. Совет чорында ассимиляция, үзеңнекеннән ваз кичү дигән әйберләр күзәтелде.

Шул ук вакытта үз дөньябызга гына бикләнеп тә кала алмыйбыз. Без бөтен дөньяга ачык булырга тиешбез”, ди Вәлиулла Якуб.

Бу чараны ул Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга буларак бәяли. Татарстан тәҗрибәсен, мирасны күрсәтүдә UNESCO чараларының кулай икәнлеген әйтә.

Өч көнгә сузылган фәнни-гамәли конференция вакытында экология һәм икътисадка, инвестицияләр һәм инновацияләргә, тарихи архитектура һәм табигый мирасны саклауга, төбәк туризмын үстерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр дә оештырылачак.
XS
SM
MD
LG