Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты идарәсе “Новая Газета”ны мәхкәмәгә бирә


Русия президенты идарәсе Сочида хөкүмәт шифаханәсе төзелешендәге канун бозулар турындагы язма өчен “Новая Газета”ны мәхкәмәгә бирә.

Басма вәкиле Надежда Прусенкова әйтүенчә, президент Дмитрий Медведевның баш прокурор Юрий Чайкага язган мөрәҗәгатенең күчермәсе редакциягә дә килгән.

Президент идарәсе әлеге мәкаләдән аңа 1 миллион сумлык рухи зыян килгән дип исәпли.

“Новая Газета”әлеге мәкаләсе өчен мәхкәмәдә җавап бирергә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG