Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:40

Дәүләт Думасы депутаты Егиазарян федераль эзләүгә чыгарылды


Русия Дәүләт Думасы депутаты Ашот Егиазарян федераль эзләүгә чыгарылды.

Депутат алдау юлы белән милек үзләштерүдә гаепләнә.

22 октябрьдә Дума аңа каршы җинаять эше ачуга рөхсәт бирде һәм аны кагылгысызлык хокукыннан мәхрүм итте.

Тикшерүчеләрнең сорау алуга чакыруына Егиазарян Кушма Штатларда булуын һәм үз гомере өчен курку сәбәпле кайта алмавын язма рәвештә белдерде.

Бүген Мәскәү мәхкәмәсе Егиазарян карамагындагы ширкәтләрнең хиссәләрен кулга алу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG