Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:38

АКШ ике Корея арасындагы каршылыкны дипломатик кысага кертергә тели


Төньяк Кореяның сишәмбедәге туп һөҗүменнән җимерелгән өйләр

Төньяк Кореяның сишәмбедәге туп һөҗүменнән җимерелгән өйләр

Вашингтон Пхеньян белән кораллы каршылыкта Сеулга теләктәшлек белдерә һәм Көньяк Корея белән хәрби күнегүләр үткәрә.

Төньяк Кореяның Көньяк Кореяга кичәге һөҗүменнән соң, АКШ президенты Барак Обама Вашингтонның бу каршылыкта Сеул белән иңгә-иң торачагын белдерде. Ак Йорт Йонпьең утравында дүрт кешенең гомерен өзгән бу һөҗүмгә хәрби җавап түгел, ә дипломатик чишелеш эзләнүен әйтә.

Президент Обама идарәсендәге рәсмиләр Корея ярымутравындагы кораллы каршылыкны дипломатик кысаларга кертү өчен беренче адым буларак Кытайга мөрәҗәгать итә. Алар Төньяк Кореяны яңа агрессив гамәлләрдән тыелырга мәҗбүр итү өчен Пекинның күбрәк тырышлык куюын тели.

Кытай үз-үзенә йомылган Төньяк Кореяның бердәнбер чын таянычы булып кала. Ул шулай ук әлеге ярлы дәүләтне азык-төлек, корал һәм башка күп кенә нәрсәләр белән тәэмин итеп килә.

Сишәмбедәге артиллерия һөҗүменнән соң Кытай Пхеньянны турыдан-туры тәнкыйтьләүдән дә тыелып калды һәм Кытай рәсми мәгълүмат чаралары вакыйгаларны күбрәк Төньяк Корея сөйләгәнчә сурәтләде.

Обама Төньяк Кореяның һөҗүмен хөкем иткәндә, Пхеньянның вакыт-вакыт бар төбәкне тотрыксызландыручы хәрби гамәлләрен киметү өчен, Кытайның ярдәме кирәклеген аеруча ассызыклады.

Вашингтондагы рәсмиләр хәзер озын мөддәтле стратегия әзерләүләрен һәм моңа Төньяк Кореяның атом програмы турындагы алты яклы сөйләшүләрдә катнашучы башка тарафларны да җәлеп итәргә теләүләрен белдерә.

Марк Тонер
Дәүләт департаменты сүзчесе Марк Тонер: “Без яхшы уйланылган һәм бердәм чара күрергә җыенабыз. Җавап мәсьәләсендә без Кытай белән дә, алты яклы сөйләшүләрдәге барлык партнерлар белән дә эш алып барабыз. Яхшы уйланылган һәм бердәм чара күрергә җыенуыбызга тагын бер мәртәбә басым ясарга телим”, - диде.

Наото Кан
Алты яклы сөйләшүләрдә катнашучы Япония дә күпьяклы чишелеш табарга тели. Япония премьер-министры Наото Кан чәршәмбе Токиода хөкүмәтнең гадәттән тыш утырышында: “Япония вәзгыятькә чишелеш табу өчен Көньяк Корея белән дә, Кушма Штатлар белән дә якыннан хезмәттәшлек итәчәк. Без шулай ук Төньяк Кореяга тәэсире зуррак булган Кытайга да мөрәҗәгать итәчәкбез һәм аларның Төньяк Кореяның әлеге һөҗүменә үз позицияләрен белдерүенә ирешергә тырышачакбыз”, - диде.

Шулай да дипломатик тырышлыклар вакытында хәрби гамәлләр дә онытылмый. Кушма Штатлар якын көннәрдә Көньяк Корея белән уртак хәрби күнегүләр үткәрәчәген игълан итеп хәрби очкычлар йөртүче корабларын Корея ярымутравына таба җибәрә.

Төньяк Корея исә киеренкелекнең артуы өчен Сеулны гаепли һәм сишәмбедәге артиллерия һөҗүмен Көньяк Корея беренче булып башлады ди. Пхеньянның рәсми хәбәр агентлыгы Көньяк Кореяны «акылсыз хәрби провокациядә” һәм “вазгыятьне сугыш чигенә китереп җиткерүдә” гаепләде.

XS
SM
MD
LG